+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 сентябрь 2014, 18:51

Олы Кәркәледә — чемпионат!

Миякә районында узган турнир югары дәрәҗәдә оештырылды.Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Айдар Галимов призына футбол буенча республика турниры быел җиденче тапкыр уздырылды. Миякә районының Олы Кәркәле авылы халкы өчен әлеге чара мөһимлеге буенча сабантуйга тиң дисәм дә ялгышмам. Авыл халкы бу көнне хәзер түземсезлек белән көтеп ала. Алар — иң мөһим җанатарлар: әби-бабайлар, уен мәйданын уратып алып, үз авылы командасы өчен борчылып, ә инде гол кертсәләр, сөенешеп утырды. Мондый ярышны уздыру идеясен җырчыга кайчандыр авыл мәктәбенең физкультура укытучысы Радик Әмиров җиткергән булган. Моны хуплап, мәктәп, авыл, район хакимияте, иганәчеләр — барысы да күмәкләшеп эшкә тотынган. Быел турнирда 8 команда катнашты: Әлшәй, Бишбүләк, Благовар, Ярмәкәй, Миякә, Стәрлебаш, Стәрлетамак районнары командалары һәм Олы Кәркәле авыл Советы командасы. Һәр команда сигез уенчыдан тора. Барысы да чын ярышлардагыча, һәр команданың хәтта үз формасы бар.

Чараның мәртәбәле кунаклары — Дәүләт думасы депутаты, Паралимпия чемпионы Рима Баталова, Башкортстан­ның һәм Русия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре Мидхәт Мусакаев, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Руфина Шаһапова һәм Илдус Гомәров һ.б. Рима Баталованың хәйрия фонды Миякә районының җыелма командасына спорт киемнәре бүләк итте.
Уен тәртибе Олимпиада системасы буенча барды: тәүдә дүртенче, ә аннары өченче, икенче, беренче урыннар өчен көрәш барды. Турнирга судьялар Стәрлетамак физик культура институтыннан махсус чакырылды, алар җиңүчеләрне гадел билгеләде. Быел ярышта тәүге тапкыр катнашкан Ярмәкәй районы командасы дүртенче урынга чыкты. Өченче урында — Бишбүләк, икенчедә — Әлшәй, ә иң көчлеләр булып Стәрлебаш районының җыелма командасы танылды. Шулай ук, “Иң яхшы уенчы”, “Иң яхшы капкачы”, “Иң яхшы сакчы” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде, алар да кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.
Җиде ел буена турнирның иң тугры җанатары — ул авыл әбиләре. Алар ел да үзләренең эскәмиясенә килеп утыра: футбол карый һәм авыл яңалыкларын да барлап чыгалар. Шуңа да “Иң тугры җанатарга” дигән кубок та аларга эләкте. Айдар Галимов, җанатарлар командасы белән фотога төшеп, аларга рәхмәт сүзләрен белдерде. Бу көнне берничә матч рәттән “уйнаган” тупны җырчы авыл малайларына бүләк итте. Көннәр матур торганда алар яланда футбол уйнасын иде, дип белдерде.
Турнир, һәр елдагыча, матур концерт программасы белән тәмамланды. Яңа җырлары белән беррәттән Айдар Галимов туган авылы гимнын да башкарды — “Кәркәле таулары”н футболчылар да, кунаклар да кушылып җырлады.
Әйткәндәй, җырчы үзе кечкенәдән футболга битараф түгел. Әле дә вакыты булганда шөгыльләнә, дөньякүләм матчларны телеэкраннардан күзәтеп бара. Бу көнне аның гаилә әгъзалары да килгән иде.
Әлеге футбол турнирының максаты — яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә әйдәү, киләчәктә республика дәрәҗәсендә уйнаучы футбол командасы булдыру. Әйе, респуб­ликабызның, Русиянең җыелма командаларында якташ уенчылар булу үзе бер матур күренеш булыр иде!
Читайте нас: