+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 сентябрь 2014, 03:00

Авыллар элеккедән дә матуррак булачак

Табигать китергән фаҗигадән соң бер ай вакыт үтте.Краснокама һәм Яңавыл төбәгендә булган гарасаттан соң бер ай вакыт узды. Казаның икенче көнендә үк анда республика Хөкүмәте, муниципалитетлар, төрле министрлыклар, оешма-предприятиеләр тарафыннан ярдәм күрсәтелә башлады. Шулай ук гади халык, эшкуарлар да, йорт-курасыз калучыларның бәласен якын кабул итеп, кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтте.

Краснокама районы торнадоның үзәгенә туры килгән. Нәтиҗәдә, Курый һәм Еноктай авылларында 169 йорт җимерелгән, аларның 34е төзекләндерүгә яраксыз дип табылды, 50сенең түбәсен тулысынча алыштыру, 85енә өлешчә ремонт таләп ителә иде. Беренче көннәрдән үк биредә эш кайнады, җимереклекләр чистартылды, төзелеш мәйданнары өчен урын әзерләнде. 24 сентябрьгә түбә ябу таләп ителгән 135 йортның 122се, ягъни 72 проценты төзекләндерелгән. Еноктайда түбәләр тулысынча ремонтланган, Курыйда эшләр дәвам итә.
34 яңа йорт күтәрелгән, 18ендә түбә ябыла. Төзелештә 7 оешмадан йөздән артык кеше эшли. Өлешчә ремонт таләп ителгән йортларның 85ендә дә эшләр төгәлләнгән.
Биредә, гомумән, 19 оешма эшкә җәлеп ителгән, шуларның 15е — йортлар, калганнары социаль объектлар төзекләндерү белән мәшгуль. Көн саен 60тан артык техника эшкә җигелә. Ремонт һәм төзелеш эшләрендә Нефтекама, республиканың башка шәһәрләреннән, шулай ук чит төбәкләрдән берничә оешма көч сала. Читтән килгән оешмалар өчен вакытлыча урнашу пункты булдырылган. Йортларны һәр оешма үзенчә сала, алар арасында агачтан, кирпечтән, яңа технологияләр буенча төзелгәннәре дә бар.
Җимерелгән сарайларны тергезүгә республика районнары җәлеп ителде, алар эшчеләр, төзелеш материалы, буралар җибәрде. Барлыгы 35 сарайны тергезәсе бар иде, бүгенге көндә 16 өр-яңа сарай төзелеп беткән, шулай ук түбә ябу таләп ителгән 7сендә эшләр тәмамланып, куллануга тапшырылган. Илеш, Тәтешле, Дүртөйле, Туймазы, Балтач, Бакалы, Бүздәк, Кырмыскалы районнары эшләрне тиз арада башкарып чыкты. Бәләбәй, Әлшәй, Чакмагыш районнарына беркетелгән сарайларда төзелеш эшләре дәвам итә.
Табигый афәттән “Колос” агрофирмасы да зур зыян күргән иде, 18 объект — ферма, гараж, остаханә, амбарлар, ат абзары, пилорама, коймалар, фураж склады, җәйге лагерьлар һәм башкалар җимерелгән. Хуҗалыкның өч тракторы хәрабәләр астында калган, алар төзекләндерүгә яраксыз, шулай ук өлешчә ватылган комбайннар, тракторлар, машиналар да шактый. Давыл хәтта 14,3 тонна ягулык сакланган савытны да очыртып алып киткән. Сиксән гектарда басу мәйданнары зыян күргән. Гарасат авыл хуҗалыгына 16 миллион 901 мең сумлык зыян салды. Бүгенге көндә фермаларда төзелеш эшләре башкарылган, амбарларның түбәсе ябылган, пилорама сафка кертелгән, техниканы ремонтлау дәвам итә. Әмма башкарасы эшләр дә шактый.
Читайте нас: