+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 сентябрь 2014, 03:00

Картлар йортларын – бизнес карамагына

Эшкуарларны социаль өлкәгә җәлеп итү — көн таләбе, әмма..Бизнесны социаль өлкәгә җәлеп итү турында күп әйтелә. Картлар йортларын, балалар приютларын һәм башка шундый объектларны эшкуарлар карамагына тапшыру мөмкинме? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән Башкортстанда Эшкуарлар хокуклары буенча вәкил каршындагы Иҗтимагый эксперт советы утырышында шушы һәм башка мәсьәләләр каралды.

— Социаль эшкуарлык — бизнес өчен яңа мохит, — диде Башкортстанда эшкуарлар хокуклары буенча вәкил Рафаил Гыйбадуллин. — Дәүләт тә, җәмгыять тә эшкуарларның бу өлкә белән кызыксынуын яклый. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, спорт, сәнгать мәктәпләре оештырырга, экология проектларын гамәлгә ашырырга мөмкин. Бизнес моңа власть белән тыгыз хезмәттәшлек иткәндә генә ирешә ала.
Картлар йортлары, балалар приютлары һәм башка социаль объектлар керем китерә алмый. Бу өлкәгә бизнес килерме һәм мондый объектларны эшкуарлар кулына ышанып тапшыру уңай нәтиҗә бирерме?
— Эшкуарларны социаль хезмәт күрсәтү өлкәсенә җәлеп итү мөһим, – диде хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. – Шул ук вакытта, бу максатка ирешү җиңел булмаячак. Объектлар искергән биналарда урнашкан. Өстәвенә, күрсәтелүче хезмәтләр өчен тарифлар да түбән. Әмма теләк булганда моңа ирешергә мөмкин. Илнең кайбер төбәкләрендә уңай тәҗрибә бар. Сездән тәкъдимнәр көтәбез. Хезмәттәшлек итәргә һәрвакыт әзербез.
Чарага килүче эшкуарлар республика программасы булдырырга тәкъдим итте. Аның кысаларында социаль өлкәгә килүче бизнесменнарга ташламалы шартлар тәкъдим итү күздә тотыла. Министр мөрәҗәгатьне карарга вәгъдә итте.
Бизнесның социаль өлкәгә килүеннән уңай нәтиҗәләр көтелә. Ил казнасына йөкләнеш кимиячәк, приютларда хезмәт күрсәтү шартлары яхшырачак. Шул ук вакытта, мәсьәләнең икенче ягы турында да онытырга ярамый. Бүген авыр тормыш хәлендә калганнар, туганнары баш тартканнарның сыеныр урыны бар. Чыгымнарны дәүләт каплый. Бер өлеше аларның пенсиясеннән тотып калына. Ә бизнесмен акча таләп итмәсме? Әйтик, бүген картлар йортында яшәүче бер пенсионер өчен аена 12-15 мең сум акча тотыныла. Эшкуар хакны арттырырга мөмкин. Хәлле туганнары, балалары булганнар акча табар. Ә ялгызлар нишләр? Социаль өлкәне бизнес кулына тапшыру мәсьәләсен хәл иткәндә шушындый нечкәлекләр турында да онытырга ярамыйдыр.
Иҗтимагый эксперт советы утырышында эшкуарларның үзәгенә үткән мәсьәләләр күтәрелде. Аларның һәммәсе игътибарга лаек. Ил җитәкчелеге дә кече һәм урта бизнесны үстерү бурычын куйды. Утырышта яңгыраган вәгъдәләр, тәкъдимнәр гамәлгә ашса, Башкортстан бу максатка ил төбәкләре арасында беренчеләрдән булып ирешергә мөмкин.
Читайте нас: