+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2014, 03:00

Хезмәте каты — җимеше татлы!

Президент Хакимияте җитәкчесе Сергей Молчанов иллегә якын хезмәт алдынгысына дәүләт бүләкләре тапшырды.Бүләкләнүчеләр арасында нефтьчеләр, төзүчеләр, мәдәният, мәгариф, фән хезмәткәрләре, табиблар, юристлар, журналистлар бар иде.

е.
— Бүген бу залга республика, ил үсеше өчен намуслы хезмәт итүче фидакарьләр җыелган. Төрле өлкәләрдә эшләсәгез дә, сезне берләштерә торган сыйфатлар бар, ул — югары һөнәри осталык һәм башкарган эш өчен җаваплылык тойгысы. Сезнең тырыш­лык белән Башкортстан социаль-икътисади үсешнең төп күрсәткечләре буенча Русиядә иң яхшы төбәкләр исәбенә керә. Бу безгә алда торган бурычларны уңышлы башкарып чыгарга, халыкның яшәү сыйфатын күтәрү буенча җитди чаралар күрергә мөм­кинлек бирә. Сезне Президент Рөстәм Хәмитов исеменнән бүгенге бәйрәмегез белән ихлас котлыйм, — диде Сергей Александрович.
Бу көнне “УралЦентрГаз” җәм­гыятенең генеральный директоры, “Русия терәге” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлеге җитәкчесе, икътисад фәннәре кан­дидаты Рөстәм Гыйльманшин нефть һәм газ өлкәсендәге хезмәтләре өчен “Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе” исеменә лаек булды. “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” предприятиесе генеральный директоры Әхәт Әбдрәшитов “Башкортстан Республикасының атказанган машина төзүчесе” исемен алды.
Туймазы индустриаль техникумы — эшче һөнәрләргә өйрәтүче билгеле уку йорты. Биредә бүген хезмәт базарында таләп ителгән эретеп ябыштыручы, токарь, электромонтер, слесарь, тегүче һөнәренә, машиналар төзү техно­ло­гия­се, сәнәгать җиһазларын монтажлау һәм башка белгечлекләргә укыталар. Техникумда әле 900дән артык бала белем ала. Аны тәмамлаучыларның ба­рысы да эшкә урнаша.
— Хәтта җитми дә кала. Киләсе елдан укучылар санын да, белгечлекләрне дә арттырырга ниятлибез. Әйтик, торак-коммуналь хуҗалыкны хезмәтләндерү буенча белгечлек кертергә җыенабыз. Техникумыбыз республикада абруй казана, укырга теләүчеләр саны елдан-ел арта, — ди уку йорты директоры Илвира Насыйбуллина.
Бу көнне ул “Башкортстан Рес­публикасының атказанган мәгариф хезмәткәре” исеменә лаек булды. Бүләкләнүчеләрнең һәрберсе хезмәтен югары бәһалаган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Читайте нас: