+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2014, 03:00

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.Дин мөбиндә газиз кардәшләрем! Корбан гаете мөбарәк булсын! Әссәламу галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!4 октябрь, Аллаһы насыйп итсә, Корбан бәйрәме. Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте һәм аңа табигъ мәхәлләләре исеменнән җөмләгезне Гайдүл-Әдха — Корбан бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Җәнәбел Хак хәерле гамәлләр, күркәм тормыш, ил-көн тынычлыгы, һәр ике дөнья сәгадәтләрен насыйп әйләсен.

Корбан — Аллаһы Раббыңа якын булу дигән сүз. Дөньябызга яратылуыбыз да, бу дөньяда яшәвебез дә Аллаһының олы сынавы. Шушы имтиханнарны үтеп, Аллаһы Раббыбызның рәхмәт һәм ризасына якын булуга ашкыныйк.
Җир йөзендә яшәгән бәндәләр, бөтенебез дә атабыз Адәм галәйһиссәлам, анабыз Һавадан. Шуны аңлап, бер-беребезнең хәлен белеп тынычлык-иминлектә яшәдек исә, һичшиксез, Аллаһы Раббыбызның рәхмәт һәм ризалыгына ирешербез. Аллаһы Раббыбызга якын булырбыз, иншә Аллаһ.
Коръән Кәрим күрсәтүе буенча: “Дөреслектә, мөэминнәр алар җан кардәшләрдер, аларның араларын төзәтә күрегез!” Шуның өчен дә мәңгелегебезнең игенлеге булган бу дөньяда бер-беребез белән, һәр инсан белән яхшы торыйк, кардәшләрчә яшик. Дуслык, тынычлык, өлфәт-мәхәббәт белән гомер итәргә тырышыйк. Үзебезгә сөйгән яхшылыкларны башкаларга да сөйик. Үзебез яратмаган нәрсәләрне башкалар өчен дә яратмыйк. Рәнҗетү, хыянәт һәм алдашулардан саклана күрик, яхшылык тели торган булыйк.
Бу мөбарәк олуг бер бәйрәм. Шуның өчен дә бәйрәм таңында җир йөзенең мәшрикъ-мәгърибеннән хаҗиларыбыз Гарәфәт тавында, без исә нурлы, ямьле мәсҗидләребездә, “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр, Лә иләһә илләллаһү үәллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр, үә лилләһил-хәмде” дип, тәкъбир авазлары белән күкләрне яңгыратып, вәхшият һәм ерткычлыктан аерылуга, бәндә икәнлегебезне аңлап, яшәү кадерен тануга сәбәп бәйрәмебезгә куанабыз.
Мөхтәрәм җәмәгать! Корбан бәйрәме белән сезне ихлас котлыйм. Аллаһы Тәбәрәкә вә Тәгалә күңелләребезгә һәм гаиләләребезгә, мәхәллә-мәсҗидләребезгә, авыл һәм шәһәрләребезгә, газиз Ватаныбыз һәм бөтен Галәмгә тынычлык-иминлек, муллык һәм бәрәкәт насыйп әйләсен. Җөмләбезгә хәерле гомер һәм гамәлләр, әһел һәм балаларыбызга Раббуль Гыйззә тәүфыйк-истикамәтләр, шәкертләребезгә файдалы гыйлемнәр, дин һәм милләтебезгә хәерле хезмәтләр миәссәр кылып, җөмләбезнең күңелләрен пакь, иманнарыбызны сәламәт кылсын.

Әмин. Йә, Раббәл Галәмин.
Корбан-шәриф бәйрәмебез җөмләбезгә мөбарәк булсын!
Вәссәламү-галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.


Шәйхел-Ислам Тәлгать ТАҖЕТДИН,
Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти
Читайте нас: