+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2014, 03:00

Мәскәүгә, Президент янына!

Илдә көзге чакырылыш старт алды һәм ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Хәрби форманы 150 меңнән артык егет кияргә тиеш, шуларның 6,6 меңе — Башкортстаннан.Көзге чакырылыш-ның үзенчәлекләре нидә? “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат кон-ференциясендә сүз шул хакта барды. Журна-листларның сорауларына Башкортстанның хәр-би комиссары Анатолий Балтинский җавап бирде.

Нәтиҗәләр

Язын республикадан барлыгы 6020 кеше хәрби хез-мәткә озатылган. Аларның 3700е — коры җир, 520се — эчке, 430ы — хәрби һава, 230ы — хәрби диңгез, 100е — һава десанты, 300е — ракета, 20се хәрби космик гаскәрләрдә хезмәт итә.
Хәрби комиссар сүзләренә караганда, язын чакырылучылар белән каршылыклар булмаган. Июльдә бер урынга хәтта берничә кеше туры килә. Билгеле, югары уку йортын тәмамлаганнан соң, егетләр көзге чакырылышны көтәргә теләми, тәүдә Ватан алдындагы бурычын үтәргә ниятли. Егетләрнең хезмәт итәргә теләп баруы армиядә шартлар яхшыруга бәйле. Яңа хәрби кием, телефоннан сөйләшү мөмкинлеге һ.б. үз йогынтысын ясый.
Армиягә китүчеләрнең кү-бесе 20 яшьтән өлкәнрәк. 18 яшьлекләр арасыннан нибары 670 егет озатылган. Югары белемле чакырылучылар елдан-ел арта.
Армиягә алынганнарның социаль портретына да күз салыйк. 119 егет гаиләле, алар-ның 68енең бер баласы бар, 900дән артыгын әтисе яки әнисе генә тәрбияләгән, ә 189ы — ятим балалар.

Яңалыклар

Билгеле, моңа кадәр армия сафларына чакырылучыларга бик күп документлар җыярга кирәк иде. Быел яз һәр чакырылучы электрон карта белән тәэмин ителгән. Аңа фото-рәсем, медицина кенәгәсе, водитель таныклыгы һәм башка мөһим мәгълүматлар сыйган. Әлеге тәҗрибә уңай нәтиҗә биргән һәм көзге чакырылышта да дәвам итәчәк.
Югары белемле гражданнар сайлау хокукына ия булачак. Хәрби хезмәтне алар, башкалар кебек, бер ел, яисә контракт белән ике ел үтә алачак.
Кораллы Көчләрдә фән роталары биштән сигезгә кадәр артачак.
Тагын бер сөенечле хәбәр — агымдагы чакырылышта республикадан 7 егет Кремль гаскәрләренә сайлап алыначак. Буе 180 сантиметрдан озынрак солдатлар көчле ихтыярлы, югары әхлакый сыйфатларга ия, физик әзерлек үткән булырга тиеш. Кыскасы, иң яхшылары булып саналган чакырылучылар ил җитәкчесе янында хезмәт итәчәк.

Сүз ахырында

Ватан алдындагы буры-чыңны үтәүдән читләшмәвең хәерлерәк. Чөнки күп өстенлек-ләрдән мәхрүм калуың ихтимал. Быел үз көченә кергән законга ярашлы, армиядә хезмәт итмәгән кеше җитди эшкә алынмаячак. Димәк, егет үз тормышын катлауландыра гына. Ә менә намус белән хезмәт иткәннәр федераль бюджет исәбенә югары уку йортында белемен камилләштерә алачак.

Солдатка чакырылучы игътибарына!

- Чакырылыш игълан ителү белән чакырылучы урындагы хәрби комиссариатка үз ирке белән барырга бурычлы.
- Билгеләнгән вакытта җыелу пунктында булырга кирәк.
- Җыелу пунктында чакырылучы медицина тикшерүе үтә, хәрби кием, шәхси номеры язылган жетон, акча күчерү өчен банк картасы, электрон хәрби билет, шәхси гигиена чаралары белән тәэмин ителә.
- Тәүлек эчендә чакырылучы хәрби частька җибәрелергә тиеш. Ерак төбәкләргә эләккән очракта, чакырылучыларның озаграк вакытка да калдырылуы ихтимал. Шуңа күрә, җыелу пунктларында бөтен шартлар да тудырылган: өч тапкыр ашаталар, ял һәм юыну бүлмәләре бар.
Читайте нас: