+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь 2014, 03:00

Хуш исле... үлем

Аның корбаннары гүргә яшьли керә.…17 яшьлек Андрейны соңгы юлга озатырга яшьтәшләре чәчәкләр күтәреп килде. Кызганыч, әмма ул үзенең күңел ачу теләге өчен бик югары хак — гомере белән түләде. Ул ялгыз түгел. Андрей — шушы көннәрдә Нефтекамада спайс тартудан агуланып вафат булган алты кеше арасында иң яше. Ә авыр хәлдә дәваханәгә эләгүчеләрнең саны кырыктан артып китте. Үлүчеләрнең берсе дә медицина учреждениесенда җан бирмәгән. Алар спайсны тарткан җирләрендә — кайсы подъезд төбендә, кайсы фатирында, кайсы урамда үлгән. Әмма үлемгә китерүче сәбәп бер — спайс. Бүген күпләп агулану очраклары теркәлгән төбәкләр исемлеге киңәя бара: Ханты-Манси автономияле округы, Киров, Түбән Новгород өлкәләре, Махачкала, Чувашстан… Агуланучыларның саны 700дән артып киткән, үлем очраклары өч дистәгә якынлаша.

“Хуш исле” химия

“Спайс” — бүген күпләребезгә таныш сүз. “Ул спайс тарта, исни” дигәнгә аптырамыйбыз да бугай. Законның спайсны бик озак наркотик дип танымавы, аны ирекле сатарга юл куюы да моңа булышлык итте булса кирәк. Нәрсә соң ул спайс?
Наркологлар инде күптән чаң кага: 2006-2007 елларда Русиядә таратыла башлаган әлеге матдә үзенең составы буенча искиткеч куркыныч, ул кешенең нерв системасын зарарлый, психикасын боза. Табиблар әлеге психостимуляторны кулланучыларның 70 процентын шизофрения белән авыручыларга тиңли: спайс тартучыларның аң дәрәҗәсе кими, баш миендә төзәлмәслек үзгәрешләр барлыкка килә, үзәк нерв системасы зарарлана, кул һәм аякларны паралич суга, алар кече һәм олы йомышларын үти алмый. Аны куллану галлю­цинацияләргә китерә, спайс тартучылар машина астына ташлана, югары каттан сикереп һәлак була. Әмма әлеге үлемнәр рәсми статистикага “наркотиклар кулланудан үлгән” дип түгел, ә “юл фажигасе нәтиҗәсендә”, “бәхетсез очрактан” дип теркәлә. Шуңа да хөкүмәт әлеге наркотикларның никадәр куркыныч икәнлегенә игътибар биреп җиткермәде.
“Спайс” — җыелма сүз, ул инглиз теленнән “хуш исле тәмләткеч” дигәнне аңлата. Тарту өчен тәгаенләнгән катнашманы (миксны) тәкъдим итүчеләр аның чыннан да үсемлекләрдән эшләнгәнлеген исбат итмәкче. Әмма 2008 елда Германиядәге фармацевтик компания әлеге катнашмаларга экспертиза нәтиҗәләрен игълан итә. Русиялеләргә бик таныш Spice Gold, Spice Diamond, Chillin XXX, ZoHai SX Hydro, Yucatan Fire дигән катнашмаларда синтетик каннабиноид — JWH-018 барлыгы ачыклана. Ягъни теләсә нинди үләнне шушы химия белән эшкәртеп, безгә саталар. Әлеге матдә баш мие рецепторларына тәэсир итә. Ул исерткеч үсемлекләрдән әллә ничә тапкыр көчлерәк. Әлеге факт ачыклангач, Франция, Германия, Австрия, Дания һәм башка илләр спайс таратуны, сатуны шундук тыйды. Ә безнең илдә ул сатыла, кешеләрне, аеруча яшьләрне, агулый бирде.
Элек наркоманнарның уртача гомере алты-җиде ел тәшкил итсә, хәзер — ике ел. Күптән түгел Беренче каналда Андрей Малахов алып барган “Пусть говорят” тапшыруының бер чыгарылышы спайсларга багышланган иде. Үсмерләр анда ун яшьтән тарта башлаулары турында сөйләде. Имеш, кызык өчен, башкалардан калышмас, “текә” күренер өчен бер тапкыр тартып карыйлар да аннан ташлыйлар. Әмма килеп чыкмый. Спайс үз капканына ныклы эләктерә. Белгечләр, беренче тартудан ук спайс тоткынлыгына эләгәсең, психик бәйлелек барлыкка килә, ә алты-җиде тапкырдан физик бәйлелек башлана, дип кисәтә. Ягъни, бер тартсаң, аны ташлау бик авыр, бер генә юл кала — я инвалидка әйләнәсең, я вакытыннан алда гүргә керәсең.
Озак уйладык
Властьлар 2009 елда гына синтетик каннабиноидны Русия Федерациясендә сату тыелган наркотик һәм психотроп матдәләр исемлегенә кертте. Әмма хәл үзгәрмәде. Катлауланды гына. Әлеге наркотиклар китергән табыш башларын әйләндергән наркодилерлар законны урап узарга өйрәнде.
— Шәһәргә кертелүче наркотиклар агымының эзенә төшү бик авыр. Әмма бу юнәлештә җитди эш бара. Әйтик, узган елда наркотикларны саклау, куллану һәм тарату белән бәйле 209 җинаять эше кузгатылган иде, быел — 172.
Спайслар белән хәл, чыннан да, катлаулы, — ди Нефтекама шәһәре полиция идарәсе начальнигы урынбасары Юрий Зимин.
Ә яңа матдәне өйрәнгәнче, аны тыйганчы айлар, еллар үтә. Бу вакытта наркодилерлар кесәләрен калынайта, ә спайсчылар кабергә китә тора.
— Баш мие өчен спайсларның зыянын әйтеп аңлатып кына бетерерлек түгел. Аны бүген башлап, иртәгә ташлап, элекке хәлеңә кайту мөмкин түгел. Кеше инде беркайчан да элеккечә булмаячак. Чөнки химия тәэ­сирендә баш мие бик нык зарарлана, — ди Нефтекама шәһәре наркология диспансерының баш табибы Әмирҗан Галиев. — Бүген Нефтекамада 279 наркоман исәптә тора. Быел аларның унысы дәвалану үткән. Исәптә торучы наркоманнар арасында бер генә спайсчы да юк, чөнки моңа кадәр кешенең канында спайс барлыгын ачыклау мөмкин түгел иде. Дөресрәге, анализлар канда химик матдә барлыгын күрсәтә, әмма ул — билгесез һәм тыюга эләкмәгән матдә. Шуңа да аларны кулланучыларны наркоманнар дип исәпкә куеп булмый. Ә куйсаң, наркоманнар саны иллешәр тапкыр артыр иде.
Реклама
чакырып тора
Гәзитләр, Интернет “Тозлар”, “Ароматизаторлар”, “Хуш исле матдәләр”, “Скорость” дигән игъланнар белән тулган. Реклама, хәтта йортларга язылган, лифтларда, асфальтта. Спайсларны еш очракта электрон кошелек аша юнәтәләр. Күп очракта сатып алучылар сатучының үзен күрми дә, билгеләнгән урыннан барып кына ала. Үз акчасына үзенә үлем сатып ала. Спайсларның бер граммы, төренә карап, 500-700 сум тора. Бер граммнан якынча 15-16 кеше кулланырлык агу чыга. Җиде йөз сумны уналтыга бүлегез, бер кешегә кырык биш сум да төшми. Спайс — үсмерләр, студентлар сатып алырлык арзан синтетик агу.
Җинаятьчеләр
җавап тотачак
Нефтекамада яшьләрнең спайс белән агуланып үлүе факты буенча Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча тикшерү органнары тарафыннан Җинаять кодексының 238 статьясының 3нче кисәгендә каралган билгеләр буенча җинаять эше кузгатылды. 1 октябрьдә Нефтекама шәһәренең Наркотикларга каршы комиссиясе утырышы үтте. Анда билгесез психотроп матдәләр белән агулануны кисәтүгә юнәлтелгән карарлар кабул ителде.
Шулай ук Уфада да Наркотикларга каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы үтте. Берлектәге гамәлләрне координацияләү һәм агулануга яисә үлемгә китерүче психоактив матдә­ләрнең яңа төрләрен халыкка таратуны тыю буенча ашыгыч чаралар күрүгә юнәлтелгән берничә карар кабул ителде. Составына берничә министрлык һәм ведомство, шул исәптән Нарко­тиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль хезмәтнең, Федераль иминлек хезмәтенең, Русиянең Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе, БР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре кергән оператив штаб оештырылды. Опера­тив чаралар вакытында наркоконтроль хез­мәткәрләре Нефтекамада егерме доза синтетик наркотик саклаган кешене тоткан. Тик­шеренү һәм эзләнү эшләре дәвам итә.
Читайте нас: