+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь 2014, 03:00

“Кара алтын”ның бриллиант юбилее

Девон нефтенең 70 еллыгын “Башнефть” акционерлар нефть компаниясе лаеклы күрсәткечләр белән каршылый.Башкортстан нефте — республикабызның визит карточкасы, аның төп символларының берсе. Халык хуҗалы-гының кайсы гына тармагын алсак та, аның үсешендә республика нефтьчеләренең тоемлы хезмәт өлеше бар. Девон нефтенең беренче фонтаны бәреп чыккан Октябрьский шәһәре җирендә 26 сентябрьдә узган бәйрәм тантанасына бик күп халык җыелган иде. Бәйрәмгә багышланган митинг рәсми ачылгач, беренче девон нефтен биргән 100нче скважина символик рәвештә яңадан эшләтеп җибәрелде, яшь нефтьчеләр ветераннар белән бергәләп зәңгәр чыршылар аллеясе утыртты.

Читайте нас: