+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2014, 22:29

Бергәләшеп яшибез... “Контакт”та!

Заманаларның иң яхшысы килде. Меңәрләгән чакрым араларны да секунд эчендә Интернет тоташтыра. Теләсә нинди сорауга җавап бирә, ачыклык кертә ул. Өйдә генә түгел, транспортта, урамда, кибеттә күзләр телефоннарга, планшетларга төбәлгән — халык социаль челтәрләрдә яши. Барыбыз да шунда булгач, начар түгелдер инде — бергәбез бит!

Интернетсыз бер көн дә яши алмыйбыз. Гаиләдә алыштыргысыз ярдәмче ул. Балалар өй эшләрен шунда әзерли. Башта “В Контакте” челтәрендә дусларыннан биремнәрне бе­лешәләр, аннары Интернеттан кирәкле мәгълүмат табалар, ә эш беткәч, ял итү дә шун­да — мең төрле уен көтә аларны. Урамга чыгып, туп тибеп җә-фаланасы юк. Рәхәтләнеп, һич тә арымыйча урында гына уйныйлар.
Интернет белән бала карау да җиңеләйде. Өйдә үзен генә калдырасы булса, һич борчыласы юк — картәнисе “Скайп”ка чыга. Ике-өч сәгать аралашу берни тормый. Экран аша баланы күзәтеп кенә тора карт­әни, зыян итәргә ирек бирми.
Тәрбия өчен бик уңайлы Интернет. “Ашыңны ашама-саң, планшет эләкми!”, “Бүл-мәңне җыештырмасаң, Интернет булмый” дип куркыту шундук үз нәтиҗәсен бирә.
Ир дә — Интернетта. Һәм бу начар түгел. Ашарга пе­шерәм дә, икенче компьютердан аңа сәлам юллыйм: “Җа­ным, аш пеште, Интернеттан чык, кухняга кер!” димен. Ул җавап итеп куанычлы смайл җибәрә дә, тиздән ашарга чыгып та җитә. Кичке СМС-ларның үз төре: “Сөеклем, йокы бүл­мәсендә көтәм сине!” Бу хатка ук кадалган йөрәк рәсеме тагып җибәрсәң, бигрәк матур, романтикалы.
Интернет ярдәмендә барлык туганнар белән аралашып торабыз. Кичләрен алар безне “Скайп”та көтә. Әле генә — Себер, әле генә — Көньяк элем­тәдә. Акча туздырып, кунакка йөрисе юк. Дуслар-туганнар “буш йөрми” — көн аралаш “бүләк”ләр җибәреп тора. “Сыйныфташлар” чел-тәре аша — текә машина, “Мой мир”дан кочак-кочак чәчкә, банкасы белән җиләк кайнатмасы килеп төшә туганнардан. “Кабул итү” төй-мәсенә генә басам да, бу виртуаль бүләкләр инде миндә саклана. Кабул итеп кенә өлгер. Алмасаң, үпкәли туганнарым, ачуланалар.
Алай да, кунакка йөрешү гадәте бөтенләй бетмәгән әле. “Мой мир”да теләсә кемнең шәхси битенә кереп кенә чыгасың — кеше синең “Кунак” икәнеңне белә, сиңа хөрмәт белән, һичъюгы кызыксынып карый. Хуҗаның күңелен күрәм дисәң, фотосы астына “Класс!” дип, яисә “5” билгесе куярга була. Ә инде дош-маныңны каһәрле “1” белән “җәза”ларга мөмкин. Менә шуннан кайгыра бит инде дошман! Кеше алдында ояты ни тора — “1”ле алу! Хәзер бит беркемнең дә сер сакларга мөмкинлеге юк. Җыелышта авызыңны ялгыш чалыш ачып кәртечкәгә төш­сәң, 5 минуттан сине “Фейсбук” челтәрендә бөтен дөнья күрә. Шуңа күрә һәрчак матур киенеп йөрергә, прическа, макияж турында онытмаска, авызны чама белән генә ачарга тырышабыз. Менә Интернетның файдасы! Иң мөһиме, барыбызны бер-ләштерә, тигезли Интернет. Барыбыз да шунда без — виртуаль дөньяда...
Читайте нас: