+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь 2014, 22:34

Олимпиада медальләренә кадәр бар

Сәүбән Таҗиев оештырган Спорт даны музеенда хәйран калырлык экспонатлар саклана.Әлшәй районы – спорт югары дәрәҗәдә үсешкән төбәкләрнең берсе. Район республиканың авыл спорты уеннарында ел саен диярлек призлы урыннар яулый. Яшьләр дә сынатмый. Мәктәп укучылары спартакиадасында яшь әлшәйлеләр һәр елны югары нәтиҗәләргә ирешә. Әлшәй җиреннән Башкортстанга гына түгел, илгә, дөньяга танылган бик күп спортчылар чыкканын да онытырга ярамый. Нәфис гимнастика буенча дөнья, Европа чемпионы Ләйсән Үтәшева, Русиянең чаңгы буенча паралимпиячеләрнең баш тренеры Әмир Гомәров... Әйе, һәр районның спорт елъязмасы бар. Шул ук вакытта, төбәкнең спорттагы казанышлары турында мәгълүматны барлау, саклау турында уйланучылар сирәк. Бу уңайдан Раевка авылындагы Спорт даны музее игътибарга лаек.

— Монда сакланучы һәр экспонат кадерле, — диде музей җитәкчесе Сәүбән Таҗиев. — Олимпиада медальләре, кубоклар, грамоталар, кулланыштан чыккан спорт җиһазлары да бар. Төбәккә килгән күренекле спортчыларның фотолары да саклана. Спортчыларыбызның казанышлары турында гәзитләрдә чыккан мә­­ка­­лә­ләрне туплап барам. Бу кадәр экспонатларны туплау өчен байтак йөрергә, эзләнергә, архивларда казынырга, сәяхәт итәргә туры килә. Беренче карашка, районның спорт елъязмасы музейга сыеп беткән кебек. Асылда, эш башланган гына. Экспонатлар көн саен тулылана. Бу үзе үк районда спорт үсеш алуы турында сөйли.
Күренеп тора, экспонатларга музейда гына урын җитми. Кайберләре спорт комплексының диварларын бизи. “Әгәр дә рөхсәт итсәләр, спорт залыннан да тоташ музей ясар идем. Музей фонды моңа мөмкинлек бирә” — ди, шаярып, Сәүбән Бәдретдин улы.
Яшь буынны, үсмерләрне патриотик тәр-бияләү турында күп әйтелә. Раевкадагы Спорт даны музее бу максатка да хезмәт итә. Биредә булган үсмерләрнең, яшьләрнең йөрәкләрендә дәрт ялкыны кабына. Алар да районны, Башкортстанны, Русияне данлаган якташларыннан үрнәк ала.
Читайте нас: