Сатыйда тырыш, чәмле халык яши. Күркәм мәчет бинасы да тулысынча җәмәгать көче, халыктан кергән акча исәбенә төзелгән. Шунысы куанычлы, сатыйлыларның булдыклы якташлары тоемлы ярдәм күрсәткән. Туган авылы өчен җан атучы бертуган Хәбибовларны, Нәфыйковларны биредә һәрчак олы рәхмәт һәм ихтирам белән телгә алалар. Бу юлы да алар изге эшнең уртасында кайнаган. Стәрлебаш районының Яшырган авылы белән Сатыйны тугандашлар дип әйтергә дә була. Кайчандыр Сатыйның укымышлы, алдынгы карашлы кешеләре Яшырганда аң-белем тараткан, шунда тормыш корып, төпләнеп калган, соңрак бу авыллар арасында кода-кодагыйлык та киң таралган. Сатый мәчетен төзетүгә зур өлеш керткән стәрлебашлылар Барый Нурмөхәммәтов һәм Исмәгыйль Вилдановны аерып телгә алмый булмый. Сатыйның яшь имам-хатибы Рафаил хәзрәт Хәбибовның яңа мәчеттә, заманча технологияләрне киң кулланып, балаларга гарәп телен, динебез нигезләрен өйрәтә башлавы да күңелгә ятышлы күренеш.