+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 октябрь 2014, 22:00

Кулларыннан икмәк исе аңкый

Ринат Зарипов җитәкләгән шәхси предприятие икмәк пешерү белән ун ел шөгылләнә һәм шушы вакыт эчендә үзен кулланучылар базарында иң уңышлы эшләүчеләрнең берсе итеп танытты.

“Зариф” икмәк пешерү йорты соңгы берничә елда икмәк-күмәч төрләрен өч дистәдән арттырды. Бүген инде аның кондитер цехы да тулы куәтенә эшли. Монда конкурс буенча сайлап алынган осталар төрле пироглар, бәлешләр һәм дистәләгән башка камыр ризыклары пешерә. Ике катлы зур бинаның беренче катында фирма кибете эшли. Монда яңа гына мичтән чыккан продукция сатыла.
— Безгә юл йөрүчеләр дә бик еш керә һәм икмәгебезне, башка продукциябезне мактый-мактый ала! – ди фирма кибете сатучысы Лилия Фәтхетдинова.
Зариповның шәхси предприятиесе 40ка якын кешене эшле иткән. Алар арасында күпчелекне авыр эштән курыкмаган, чисталык яраткан авыл кызлары тәшкил итә. Хәер, “Зариф”та эш авыр дип әйтеп булмый – монда төп эшләр автоматлаштырылган.
Җитештерү мөдире Зәлия Солтанова, технолог Нурсилә Искәндәрова җитәкчелегендә Айсылу Еникеева, Гүзәл Миңнеәхмәтова кебек уңган кызлар пешергән ризыкларга Әлшәй, Миякә, Дәүләкән кибетләрендә ихтыяҗ һәрчак зур. Монда пешкән ипекәйнең “Зарипов икмәге”, “Раевка күмәче” буларак даны еракларга таралган.
Читайте нас: