+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 октябрь 2014, 22:42

“Улым янына килдем”

Борайда Әфганстанда һәм Чечняда һәлак булганнар истәлегенә обелиск ачылды.Әфганстанда һәм Чечня Республикасында үткән утлы өермә Борай районы халкы хәтерендә дә мәңге уелмаслык тирән эз калдырды. Әфганстан сугышында 147 борайлы интернациональ бурычын намус белән үтәгән. Төрле сынаулар аша аларга үтәргә туры килгән, әмма егетләр сынатмаган, хәрби антына тугры калган. Чечня Республикасында Конституцион тәртип урнаштыруга да районнан 138 кеше чакырылган.

Һәр сугышта батырлык һәм кыюлык якыннарыңны югалту ачысы белән янәшә атлый. Борайдан 6 егет Әфганстан җи­рен­дә башын салган. Төньяк Кавказдагы бәрелешләр бу гаи­ләләргә онытылмаслык кайгы китерә. Борайлылар батыр якташларын онытмый, аларның истәлеген кадерләп саклый. Мәктәпләрдә пионер дружиналары аларның исемен йөртә, батырларга багышлап төрле спорт һәм мәдәни чаралар оештырыла.
Күптән түгел район үзәгендә Әфганстанда һәм локаль сугышларда һәлак булган якташлар истәлегенә обелиск ачылды. Тантаналы һәм шул ук вакытта күңел түрендәге авыр хатирәләрне яңарткан бу чарадагы чыгышында район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов һәлак булган яугирләрнең тугры уллар үстергән ата-аналарына олы рәхмәт сүзләре юллады. Район җитәкчесе яу кырында ятып калганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте. Ул, шулай ук, ил алдында изге бурычын “кайнар нокта”ларда үтәп кайткан яугир-ветераннарның актив тормыш позициясендә торуын, аларның олы хөрмәткә лаек булуын ассызыклады, Әфганстан сугышында катнашучыларга юбилей медальләре тапшырды.
Тантанада катнашкан Баш­кортстан хәрби комис­сариа­тының гражданнар белән эшләү бүлеге начальнигы, полковник Кәримҗан Сәйфуллин, яугир-интернационалистлар советы рә­исе урынбасары Данис Гыйль­фанов, Чечня сугышы ветераннары советы рәисе Айдар Мусин, Әфганстан җи­рен­дә ятып калган өлкән лейтенант Айдар Мәхмүтовның апасы Миләүшә Мәхмүтова батыр якташлары һәм туганнары исемен мәңгеләштергән обе­лискны төзүчеләргә олы рәхмәт белдерде.
Митинг тәмамлангач, халык обелиск алдына агылды, гүя чит җирләрдә башын салган туганнары белән янә очраштылар. Шунда “Өлкән лейтенант Ришат Зыялтдинов” дип язылган тактаташ янына килеп баскан олы яшьтәге кешене күрдем. Геройның әтисе Мө­хәммәтия абый булып чыкты ул. “Башкаларга улларының гәүдәсен цинк табутта кайтардылар, алар туган төякләрендә җирләнде. Без моннан мәхрүм. Танкист улыбыз Чечня сугы­шының беренче көннәрендә үк хәрби машинасы эчендә янып үлгән һәм туганнар каберле­генә җирләнгән. Менә хәзер безнең дә улыбыз янына килер урыныбыз булды”, — дип ты­нып калды әти кеше.
Читайте нас: