+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2014, 23:48

Дорфа сүз өчен... биш ел

Социаль челтәрләрдә башка исем астында үлем, сәламәтлеккә зыян салу белән янаучыларның көннәре санаулы.

Сер түгел, социаль челтәрләр һәркемнең тормышында мөһим урын били. “Одноклассники”, “ВКонтакте”, “Фейсбук”, “Твиттер”... Ниндие генә юк аларның. Җаның теләгәнен сайла да, сәхифәңне теркә. Хәзер бик күпләрнең эш көне социаль челтәрләрне караудан башлана. Интернет булмаган төпкел авылда ике-өч көн ял итүчеләр тынгы белми. Сәхифәмә кемнәр керде икән? Нинди хәбәрләр язганнар? Иптәшләремнең яңалыклары бармы? Компьютер “коллары” үз-үзенә урын таба алмый. Социаль челтәрләрне авыруларга акча җыюда һәм башка катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә дә файдаланалар. Шул ук вакытта, мәкерле уй белән сәхифә булдырeчылар да бар. Аны уйдырма исем белән ачып, башкаларга ямьсез эчтәлекле хәбәрләр язучылар күбәйде. Аларны халык телендә “Интернет-террорчылар” дип йөртәләр. Күптән түгел бер танышымның “ВКонтакте”дагы сәхифәсенә начар эчтәлекле хат килгән. Ул эчке эшләр органнарына гариза язды. Тиздән ул бәндәне табып, җәзага тарттырачаклар. Кызганычка каршы, заман технологияләре тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп кергән чорда мондый очраклар ешайды. Бүген — минем, иртәгә синең Интернет-террорчы корбаны булуың ихтимал. Мондый хәлгә таручыларга нишләргә? Интернет-террорчыны ачыклау мөмкинме? Аларга нинди җәза яный?

Гомумән, кешегә на­чар­лык теләү, янау беркайчан да яхшы тәмам­ланмый. Бумеранг законы беркемне дә аямый. Начарлык теләүче үзе бәлага тарый, сәламәтлеге какшый. Гаиләсе, туган­нары зыян күрергә мөмкин. Социаль челтәр аша кемгәдер начарлык теләү дә юньлегә илтми. Мондый адымга баручыга, иртәме-соңмы, җавап тотарга туры киләчәк. Бу фикерне исбатлау өчен махсус белем таләп ителми. Гади генә тәҗрибә үткәрик. Әй­тик, мин социаль челтәрдә сәхифәсе булган танышыма башка исем астында начар эчтәлекле хат язарга телим, ди. “ВКонтакте” челтәренә кереп, аны эзләп табам. Ни гаҗәп, хәбәр яза алмыйм? Максатыма ирешү өчен үземнең сәхифәмне ачарга кирәк. “ВКон­так­те”га керәм. Сәхифәмне ачам. Үз исемем урынына “Иван Сергеевич” дип язам. Эзләсен Иван Сергеевичны? Котов, Тургенев, Аксаков... Болары – тарихи шәхесләр. Ә бүген Русиядә ничә Иван Сергеевич яши. Иртәрәк шатланганмын. Монда телефон номерын да язарга кирәк икән. Шунда СМС белән теркәү коды килә. Ә телефонга sim-карта ал­ганда паспорт мәгъ­лүматларын да теркиләр. Әгәр дә берәр таны­шымның телефон номерын язсам? Гаепсез килеш рә­шәткә артына утырмас өчен дөресен сөйләп бирәчәк. Барып чыкмый.
Читайте нас: