Флүр Уразмәтов үзенең чыгышында Риф Тойгынның 1994 елдан башлап Чишмә районына еш кайтып йөрүен, биредәге халыкны ихлас үз итүен, чараларда актив катнашуын ассызыклады. Һәйкәлне ачарга шагыйрьнең бертуган энесе Рәхим Тойгынов һәм кияве Әнвәр Шамаев чакырылды. Барлык каләм ияләре дә мәрхүм турында якты истәлекләре белән бүлеште, аңа багышлап язылган шигырьләр яңгырады. Ерак араны якын итеп, шагыйрьнең туган төбәгеннән Ырынбур өлкәсе Куандык районы вәкиле, туганы, район башкортлары корылтаеның экс-рәисе һәм әгъзасы Габит Тойгынов та килгән иде.
Шагыйрь каберенә аның исемен мәңгеләштерүче һәйкәл куюга зур матди көч салган мәрхүмнең хатыны Рәйсә ханым, туганнары Рәхим һәм Әмир Тойгыновлар шагыйрьнең туган көненә һәйкәл ачуга килүче һәр кешегә ихлас рәхмәт сүзләрен юллады.