— Диварларны күтәреп, тәрәзәләр куйдык, — диде участок җитәкчесе Рөстәм Султакаев. — Әлеге вакытта бина эчендә дә, тышта да төзекләндерү эшләре дәвам итә. Асфальт түшибез, бордюрлар урнаштырабыз. Сынатмыйча, объектны тиешле вакытта файдалануга тапшырачакбыз.
— Кунакханә территориясенә 500 бордюр урнаштырылачак, — диде участок мастеры Вадим Фәйзуллин. — 2000 квадрат метрга ком-таш катнашмасы, вак таш һәм асфальт түшибез. Мөһим эшкә 20 белгеч, биш берәмлек техника җәлеп ителгән. Төзекләндерү эшләре вакытында тәмамланачак.
Әйткәндәй, 6500 квадрат метрлы “Хилтон” кунакханәсендә 160тан артык номер булачак. Биредәге фитнес-үзәк, лобби-бар, конференц-зона тәүлек әйләнәсенә эшләячәк.
* * *
Кичә Уфага Русия Президенты ярдәмчесе, илебезнең Шанхай хезмәттәшлек оешмасында һәм БРИКС берләшмәсендә рәислек итүен әзерләү һәм тәэмин итү буенча оештыру комитеты рәисе Юрий Ушаков, Президент советнигы, комитет секретариаты җитәкчесе Антон Кобяков, Президентның Протокол идарәсе начальнигы Владимир Китаев килде. Югары кунаклар Уфада үтәчәк ШОС һәм БРИКС саммитларында файдаланылачак объектлардагы эшләр барышыннан канәгать калды һәм республика җитәкчелегенең бу юнәлештәге эшен уңай бәяләде.