Пулемет взводы командирының ярдәмчесе, өлкән сержант Әмир Сөләйман улы 1943 елның 23 сентябрендә салда Днепрны кичеп, фашистларның утлы ноктасын бастыра һәм 18 гитлерчыны юк итә. Шулай итеп, ул башка подразделениеләрнең елганы кичеп, алга таба хәрәкәтен тәэмин итә. СССР Югары Советы Президиумы указы белән 1944 елның 15 гыйнварында хәрби заданиене яхшы үтәгәне һәм каһарманлык күрсәткәне өчен гвардия өлкән сержанты Әмир Хәйдәровка Ленин ордены һәм “Алтын йолдыз” медале тапшырыла.
1945 елда фашист илбасарларын җиңеп кайтып, Әмир Хәйдәров Кодаш авылы кулланучылар кооперациясе рәисе, “Урал” колхозының өлкән лесничие булып эшли. Ул 1996 елның 25 ноябрендә 85 яшендә вафат була.
Бүген Кодаш авылының үзәк урамы Советлар Союзы Герое Әмир Хәйдәров исемен йөртә. Әмир Сөләйман улы рухына багышлап корбан чалуны авылыбызның мәчеткә һәрдаим ярдәм итеп торучы игелекле улы, “Башгеофизика” җәмгыяте башлыгы урынбасары Шамил Шәисламов оештырды. Аның хәйрия ярдәме белән корбанга сарык чалынды һәм мәчеттә зур мәҗлес оештырылды.
Бу мәҗлестә башлап йөргән Шамил Гатуф улының әнисе Сания ханым болай диде: “Без гаиләбездән киткән барлык әрвахлар рухына да корбан чалдырдык, зур эшләр башкарганда нәзер корбаннары да еш чалабыз. Бу юлы Шамил улым корбанлыгын Бөек Ватан сугышы батыры Әмир ага рухына багышларга булды. Ходай кабул итсен”.
Мәҗлескә Тәтешле мөхтәсибәте имам-хатыйбы Фәнис Нуретдинов, Әри-баш авылыннан Фоат хәзрәт, Бәдрәштән Әмирҗан хәзрәт, Күрдемнән Мәгъдән хәзрәт һәм башка күп кунаклар килгән иде.
— Кодаш мәхәлләсендә Аллаһ ризалыгы өчен изге эшләр еш башкарыла, ел саен зурлап Корбан ашлары уздырыла, — диде Мәгъдән Атнабаев.
Югары Кодаш мәчетен җылы һәм нурлы тотуы, шундый мәҗлесләр үткәрүе өчен Зәви хәзрәт Нуриевка һәм аның гаиләсенә ихлас рәхмәт сүзләрен юллады ул.