+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 ноябрь 2014, 19:50

“Хөкүмәт ярдәме яңа сулыш бирде!”

Максатлы программада катнашучы фермер Фазыл Галимов якын киләчәктә маллар санын 2000 башка җиткерергә ниятли.Туймазы районының Төмәнәк авылындагы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фазыл Галимовның җирдә үзаллы эшләвенә быел 20 ел. Шушы дәвердә аңа күп сынаулар аша үтәргә туры килгәнен мин бик яхшы беләм. 2010 елларда ул, бурычка батып, бик тә кыен хәлгә калган иде. Әмма ничек кенә булса да, ул агробизнес өлкәсендәге эшен ташламады, авырлыкларны һәм каршылыкларны җиңеп чыгу юлларын эзләде.

— Иген игүдән тыш мин сарыкчылык белән шөгыльләнә башлаган идем, — дип сөйләгән иде ул. — Тәүдә “прекос” токымлы 100 баш сарык сатып алдым. Үз көчем белән мини-ферма төзүгә тотындым. Хөкүмәтнең агросәнәгать комплексына кагылышлы берәр программасына эләгеп, банктан ташламалы кредит алырмын, дип өметләнгән идем. Әҗәткә алынган акча исәбенә объектта эшләрне зур гына күләмдә башкарырга, көтү-дәге вак малны 400 башка җит­керергә өлгердек. Ләкин ферманы төзеп бетереп булмады. Бурычка баткансыз, дип, банклар кредит бирүдән баш тартты. Ху­җалыкның финанс хәле мөш­келләнгәч, көтүдәге малның кү­бесен сатып җибәрергә мәҗбүр булдым. Мин үзем дә төзелешкә уйламыйчарак тотындым бугай, чөнки кулымда бизнес-проект та юк иде. Ә банклар тәүдә шул документны сорый.
Мондый хәл Төмәнәк фермеры өчен зур сабак була. Бәхет-кә каршы, “Галимов” крестьян-фермер хуҗалыгының язмышына район хакимияте җитәкчеләре дә битараф калмый. Анда Фазыл Сабир улына тиешле документларын әзерләргә, бизнес-проектның яңасын эшләргә кушалар. “Хәзер дәүләт тарафыннан авылны үстерүгә юнәлтелгән яңа программалар кабул ителде. Җир хуҗасы буларак, сезнең кулдан эш килгәнен беләбез, шуңа ферма төзелешенә субсидия алырга мөмкинлекләрегез бар,” — дип өметләндерәләр.
Күптән түгел Төмәнәктә янә булганда заманында шушы төбәктә фермерлыкка иң тәүге­ләрдән юл ярган Фазыл Галимов мине яхшы кәеф белән каршы алды. Ниһаять, ул максатына ирешкән, аың хуҗалыгы “Гаилә фермаларын үстерү” дигән федераль программага кергән.
— Юридик яктан эшкуарга әйләнгәннән соң, бер ел көтәргә туры килде, шуңа дөресләнгән документларны быел гына тапшырдым. Иң мөһиме — програм­мага керергә район хакимияте үзенең юлламасын бирде, — дип куанычы белән уртаклашты ул. — Бу программа шул ягы белән отышлы, ферма төзүгә, токымлы маллар кайтаруга тотынылган чыгымнарның 60 проценты дәүләт субсидиясе белән каплана, калган 40 процентын авыл эшкуары үзе табарга тиеш. Мин августта 5 миллион 700 мең сумга сертификат алдым. Финанс ресурслары булгач, төзе­леш бригадасы шунда ук эшкә кереште. Бәрәннәр асралачак абзарның каркасы элек үк җыеп куелган иде. Ике ай эчендә без шушы субсидия акчасын тулысынча үзләштереп бетердек. Шу­ңа үземнең 1 миллион сумымны да куштым. Яңа сарык фермасында вак-төяк кенә эшләр калды, әмма анда бүгеннән мал кертергә була.
Хуҗалыкның авыл читендә урнашкан базасында төзелгән күркәм объектка без дә күз салдык. Ферманың гомум мәйданы — 2700 квадрат метр. 60 метрга сузылган җылы кура исә үрчем алырга исәпләнгән.
— Фермада киләчәктә 2000-3000 сарык асрарга ниятлибез, — ди Фазыл Сабир улы. — Авыл хуҗалыгы идарәсендәге бел­гечләр белән киңәшләшеп, яхшы токымлы сарыкларны Самара өлкәсендәге “Дружба” токымчылык заводыннан алырга булдык. Аларга 950 мең сум субсидия акчасын күчереп, мин тәүге партияне — 130 баш бәрәнне алып та кайттым. Ит токымлы бер сарыкның бәясе 7600 сум килеп чыкты. Хәзер 600-700 мең сум табып, заводтан тагын 70 баш мал кайтартырга кирәк. Кыш үткәнче бу сарыкларны үземнең ихатада тотармын, дим. Алдагы елда яшь үрчем алып, үзебез күпләп үрчетә башлаячакбыз.
Әйе, максатлы программага кереп, дәүләттән 6 миллион сумга якын финанс ярдәме алу “Галимов” хуҗалыгына яңа сулыш биргән. Хәзер авыл эшкуары алдында бизнес-проектын тормышка ашыруда яхшы перспектива ачылган. Төмәнәк фермерының 240 гектар җире бар. Шуның 120 гектарын күпьеллык үләннәр били. Шуңа малларны кышлату өчен сыйфатлы печәнне мул итеп хәзерләгән. Иген фуражын да ул үзе җитештерә, ел саен бөртекле культураларны зур гына мәйданда үстерә.
— Тик быел җәй башында көннәр коры торганлыктан, уңыш былтыргыдан кайтышрак булды, — ди ул. — Белгечләр киңәше белән арпаны печәнгә чабып алдык. Ә менә солы уңышын җыеп алып, келәткә салып куйдык. 30 тонна фураж запасы малларның рационын баетуда безнең ихтыяҗны тулысынча каплаячак.
Тәҗрибәле Төмәнәк фермеры биш ел эчендә яңа фермадагы ит токымлы сарыкларның санын кимендә 2000 башка җиткерергә ниятли. Аның планнарына ярашлы, алдагы сезонда ук бәрәннәр 400 башка тулачак. Ике елдан соң тәкәләрне иткә тотына башлаячаклар. Сарык итен сораучылар һәрчак күп булганлыктан, бу эш икътисади яктан үзен аклаячак.
— Хөкүмәт программасы шәп булды, хәзер хуҗалыкта дәрт­ләнеп эшлибез, — ди Фазыл Галимов. — Әле үзем кредит алырга йөрим. “Россельхозбанк”та минем эшчәнлеккә уңай бәя бирделәр. Яңа трактор, тагын 100 гектар җир алырга да исәп бар. Ныклы үсеш юлына чык­сак, хуҗалыкта яңа эш урыннары да ачылачак. Минитрактор Уралец уфа.
Читайте нас: