+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 ноябрь 2014, 19:54

Үз артыннан җыйган чүпкә батмас

“Русиядә ике бәла: юләрләр һәм юллар”, дигән бөек урыс классигы. XXI гасырда боларга чүп-чар проблемасы да өстәлде. Шәһәр һәм авылларны озак еллар буе таркалмый торган полиэтилен капчыклар, пластик шешәләр һәм башка зарарлы көнкүреш калдыклары басып ала бара.

Күп илләрдә һәм төбәкләрдә экологик хәл кризис дәрәҗәсенә җитте. Мохитнең пычрануыннан килгән зыян ел саен берничә миллиард доллар белән исәпләнә. Өстәвенә, бөтендөнья экология һәлакәте куркынычы килеп туа.
Каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү — Башкортстанда әлегә кадәр хәл ителмәгән мәсьәлә. Проблема еш күтәрелеп торса да, хәл итү юллары әле булса юк. Ә бит ел саен республикада 2 миллион тонна чамасы калдыклар барлыкка килә һәм әлеге күрсәткеч даими рәвештә 10 процентка арта.
Европада каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү сәнәгате, тармак буларак, моннан ярты гасыр элек барлыкка килде һәм хәзер ул — керемле бизнес төрләренең берсе. Ә ни өчен ул бездә үсеш алмый? Моңа нәрсә комачаулый? Әлеге мәсьәләләр Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәнәгать, инновацион үсеш һәм малтабарлык буенча комитеты каршындагы Эксперт советы утырышында үзәккә чыгарылды.

Полигоннар

Черкассы поселогы республика экологларының баш бәласенә әверелде. Тугыз катлы йорт биеклегендәге чүп таулары йөздән артык гектар җирне каплап алган. Башкалабыздагы калдыкның 90 проценты биредә туплана. Хәзер бу полигонда 40 миллион кубометр төрле калдык җыелган һәм ул ел саен 2,5 миллион кубометрга арта. Ә бит Черкассы полигоны көнкүреш калдыкларын гына кабул итәргә тиеш. Ә биредә барысын да ташлыйлар. Өстәвенә, полигон зарарлы матдәләр, агулы авыр металл катнашмаларын туплау өчен каралмаган. Барысын да рәттән кабул итәр өчен калдыкларны күмү урыннары махсус гидроизоляция белән җиһазландырылырга тиеш. Ә насослар системасы өзлексез циркуляция һәм фильтратның парга әйләнүен тәэмин итү өчен мөһим. Бу очракта зарарлы матдәләр туфракка һәм җир асты суларына кушылмаячак.
Читайте нас: