+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 ноябрь 2014, 21:45

Алар киләчәктә дә сынатмас!

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне Башкорт­станның район һәм шәһәрләрендә киң билгеләнде. Иглин авылында район Мәдәният сараенда бәйрәм уңаеннан тантаналы җыелыш үтте. Анда Иглин районы хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Салихов, Русия Эчке эшләр министрлыгының Иглин муниципальара бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Алексей Смальченко һәм башкалар катнашты.

Соңгы елларда Эчке эшләр органнары зур үзгәрешләр кичерә, – диде үзенең чыгышында Алексей Смальченко. – Шул ук вакытта, максат үзгәрми. Без үз вазыйфабызны җиренә җиткереп башкарырга, мохтаҗларга беренче булып ярдәмгә килергә бурычлы.
Арытаба бер төркем полиция хезмәткәренә, тармак ветераннарына бүләкләр тапшырылды. Иглин муниципальара бүлеге дознавателе, полиция майоры Елена Зуйкова һәм бүлекнең өлкән оперуполномоченные, полиция майоры Илшат Исмәгыйлев Русия Эчке эшләр министрлыгының I дәрәҗә медале белән бүләкләнде.
– 21нче ел хезмәт салам, – диде тормышын җиңел булмаган һөнәргә багышлаган ханым. – Бала чактан хокук сакчысы булырга теләгәнгә, авырлыкларны сизмим. Җан тарткан һөнәрем бары тик шатлык кына өләшә. Киләчәктә дә илемә һәм халкыма тугры хезмәт итәчәкмен!
Полициянең патруль-пост хезмәте бүлеге командиры Евгений Шаһиевка намуслы хезмәте өчен Иглин районы хакимиятенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Тантаналы җыелыш концерт номерлары белән үрелеп барды.
Читайте нас: