+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2014, 20:52

Төрмәгә япмаслар, әмма түләтми дә калмаслар!

Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләргә бәйле водительләрне тагын нинди яңалыклар көтә?15 ноябрьдән Административ хокук бозулар Кодексында берничә яңалык үз көченә керә. Алар тәү чиратта водительләргә һәм транспорт хуҗаларына кагыла. Әлеге категория гражданнар “Кы­зыл таң” гәзитен укучылар арасында да байтак булуын исәпкә алып, алар белән эзлекле таныштыруны максатка ярашлы дип таптык.

Беренче яңалык мопед һәм скутерны иярләүчеләргә кагыла. Әлегә кадәр алар олы юлларда да, шәһәр урамнарында да ничек тели, шулай җилдерсә, хәзер башка транспорт хуҗалары кебек үк, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җавап тотачак. Әлеге яңалык, һичшиксез, мопед һәм скутерлар катнашлыгында юл-транспорт вакыйгалары санының кимүенә китерер, дип ышанасы килә. Югыйсә, республика юлларында гына да ел саен әлеге транспорт чарасы катнашлыгында дистәләгән ава­рияләр теркәлә, яшь гомерләр өзелә...
Транспорт чараларының дәүләт теркәү нормаларын яшереп, я булмаса махсус рәвештә саннар укылмаслык дәрәҗәдә пычрак килеш йөртүчеләргә дә бу гадәтеннән кире кайтырга туры киләчәк.
— Әгәр элгәре укылмый торган һәм стандарт булмаган номер билгеләре өчен генә җаваплылык каралган булса, хәзер водительне номерның укылуына комачаулык итүче һәр корылма өчен биш мең сумлык штраф көтә. Җәза шулай ук бер айдан өч айга кадәр праваны алу белән дә билгеләнергә мөмкин, — ди Уфа буенча Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең административ законнарны үтәтү буенча бүлек начальнигы Никита Дергунов.
Әлеге яңалык та урынлы һәм тулысынча акланган гамәл дияргә тулы нигез бар. Әйтик, күпме бюджет акчаларын түгеп урнаштырылган видеокүзәтү җайланмаларында кагыйдә бозган автомобильнең номеры укылмый икән, алардан нинди файда? Ә закон үз көченә кергәннән соң номер яшереп кагыйдә бозарга яратучыларга мондый адымга барырдан алда кат-кат уйланырга туры киләчәк. Биш мең сум аз акча түгел!
Янә килеп, ЮХХДИ хезмәткәренә хәзер вакыйга урынында понятойлар эзләп йөрергә дә кирәк булмаячак. Понятойларны автоинспектор төшергән видеоязма алыштырачак.
— Видеофиксация кулланылу турында язу тиешле протоколда яисә водительне исереклеккә тикшерү турында актта ясалачак, — ди бу җәһәттән Никита Дергунов.
Бу яңалык, беренче чиратта, заман технологияләре үсешенә бәйле булса, юл хәрәкәтендә катнашучы во­дитель­ләрне дә өстәмә мәшә­катьләрдән, психологик киеренкелектән азат итәчәк. Һәрхәлдә, тыныч кына юлдан китеп барган вакытта ЮХХДИ хезмәткәре туктатып, кайсыдыр води­тельнең таныклыгын тартып алу турында протоколга кул куйдыруы беркем өчен дә күңелле эш түгел. Өстәвенә, ул водитель соңыннан сиңа үчләшеп тә йөрсә, янаса?.. Хәзер юл хәрәкәтендә катнашучылар мондый баш бәласеннән азат булачак, дияргә кирәк.
Читайте нас: