— Крестьян өчен һәр ел, әлбәттә, үзенчәлекле килә, — дип башлады сүзен Нәфис Фәнис улы. — Һәр ел аны әле корылыклы, әле яңгырлы җәйләре белән сыный. Соңгы ике ел да нәкъ шундыйлардан булды: былтыр без хәтта җитәрлек күләмдә чәчү орлыгы да хәзерли алмадык, чөнки басуларны корылык куырды. Бу уңайдан бөтен район халкы исеменнән республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсем килә, әгәр орлык өчен махсус 15 миллион сум бүленмәсә, бик авырга туры киләчәк иде. Шөкер, быел шушы ярдәмне акларга тырышып эшләдек һәм безнең төбәк өчен чагыштырмача яхшы уңыш җыеп алдык: борчак һәр гектардан 13,2 центнер бирсә, солы уңышы — 15,5кә, ә бодай белән арпаныкы 16 центнерга җитте. Шул ук вакытта чәчү мәйданнарының кимүенә юл куелмады.
Терлекчелектә дә уңай үзгәрешләр бар. Маллар саны да тотрыклы. Әйтер идем, алар крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларда елдан-ел арта. Бу бигрәк тә сыерларга, атларга, сарык һәм кәҗәләргә кагыла. Районда ит һәм сөт җитештерү дә уңай күрсәткечләр белән бара. Әлбәттә, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре ниндидер күрсәткечләр үсеше буенча беразга тукталып та калуы ихтимал, әмма, югарыда әйткәнемчә, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар, аларның өлешен тулыландырып, елдан-ел ныгый һәм тернәкләнә бара. Бу инде халыкның, крестьянның психологиясе зур үзгәреш кичерә дигән сүз һәм моңа шатланырга гына кирәк.