+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь 2014, 21:25

Орджоникидзе районының “Мама Люба”сы

Любовь Езова 1967-82 елларда партиянең Уфа шәһәре Орджоникидзе районы комитетының беренче секретаре вазыйфасында эшли. Билгеле, бу төбәктә иң эре оешмалар урнашкан — берничә ТЭЦ, җылылык челтәрләре, заводлар... Әмма ир-ат эшен ул хатын-кыз нәфислеге белән башкарып чыга.

И, гүзәл зат... Исемеңә җисемең белән туры килер өчен ниләр генә башкармыйсың — иңнәреңә тормыш йө­ген, йөрәгеңә дөнья гамен саласың, суга салсалар, колач җәеп йөзәсең, утка төшсәң, очкыннарын алып кешеләргә таратасың. Нинди хәлдә калсаң да, бөгелеп төшәргә хакың юк икәнне яхшы беләсең. Чөнки син гүзәл итеп яратылган! Бүгенге сәхифәдә без синең гүзәллеккә янә бер сокланабыз, һәркемгә дә үр­нәк бул­сын дип, синең асыл сыйфатларны барлыйбыз.
Мөхтәрәм гәзит укучыларыбыз! Сез яшәгән төбәктә гүзәл затлар тормышында нинди фәһемле вакыйгалар бар? Сездән хатлар көтәбез.

Ихтирам белән, сәхифәне алып баручы
Резида ВӘЛИТОВА.



Гүзәл затка абруй яулау җиңелдән булмый: хезмәттәшләр, завод һәм төзелеш оешмалары җитәкчеләре — барысы да ир-атлар. Сәнәгатьтә дә яхшы белгеч булганлыгын, дөрес карар кабул итә белгәнлеген аңа кабат-кабат исбатларга туры килгән. Нинди дә булса өлкәдә белеме җитмәсә, китапханәдән махсус әдәбият алып, белемен камилләштергән.
Ул эшләгән дәвер — үсеш еллары. Нәкъ шул чорда завод корпуслары, социаль һәм мәдәни объектлар сафка кертелгән, халык иске йортлардан төзек торакка күченгән. 40 мең кеше яңа фатир ала. Езова район белән җитәкчелек иткән елларда 17нче балалар дәваха­нәсе, 8нче, 10нчы, 18нче дәваханәләргә янкорма һәм яңа корпуслар, фәнни-тикшеренү институты, банклар, кафелар, яшелчә саклау, ял базалары төзелә.
Шушы көннәрдә Любовь Константиновна үзенең 90 яшен билгеләде. Тугызынчы дистәне тутыруына карамастан, ул бүген дә үз районындагы хәлләрдән хәбәрдар, яңалыклар белән кызыксынып тора.
Без аңа иң тәүдә хатын-кызга хас булмаган эшчәнлегенә бәйле сорау бирдек.

— Любовь Константиновна, ул чорда хатын-кызның зур вазыйфага тәгаенләнүен башкалар ничек кабул итте?

— Ачык йөз белән каршы алдылар дип әйтә алмыйм. Беренче көнне үк минем һәм партиянең район комитеты аппараты арасында тынлык урнашты. Әмма мин кешеләр белән эшләргә күнеккән! Ә ул вакытта райкомда кадрлар көчле иде.
Район белән танышканнан соң, “Юллар” программасын әзерли башладык. Юл төзелешенә мөнәсәбәтне нигездән үзгәртергә кирәк иде. Минем башлангычны барлык директорлар да хуплады диярлек. Ульяновлар һәм
А. Невс­кий урамнарында яңгыр суларын агызу өчен канализация эшләдек, асфальт түшәдек. Асфа­льт­ның сыйфатын күтә­рү максатында махсус бригада оештырылды. Аны җитештерү һәм түшәү технологиясен бозулар гамәлдән чыгарылды. Юл битумы эшләү технологиясе уйлап табылды, моның өчен махсус лабора­торияләр булдырылды. Район Советының башкарма комитеты рәисе Вил Вахитов белән аңлашып эшләдек.
Бу вазыйфага тәгаенләнүемә башта күпләр гаҗәпләнсә дә, уртак тел табу кыен булмады. Беркайчан да үземне өстен куймадым, кул астында эшләүчеләр белән бертигез дәрәҗәдә булдым. Ахырда, мине яратып, “мама Люба” дип эндәшә башладылар.

— Кадрлар сайлауда таләпчән идегезме? Аларны нәрсәгә нигез­ләнеп сайладыгыз?

— Хезмәткәрнең эшлеклелеген, белемлелеген, проблемаларны хәл итә белүен беренче урынга куя идем. Партия мәктәбен үткән кадрларны сайларга тырыштым. Горурланып әйтә алам: барысы да уңышлы булды. Безнең районнан күпләр югары вазыйфаларга тәгаен­ләнде. Уңышның сере — халыкка карата хөрмәт һәм ышанычлы мөнәсәбәт.

— Гадәттә, эшендә зур уңыш­ларга ирешкән хатын-кыз гаиләсенә тиешле игътибар бүлә алмый...

— Юк, моның белән килешмим. Бу яктан мин бәхетле кеше, чөнки иремнән дә, балаларымнан да уңдым.
Ирем Анатолий да эшендә зур абруй казанды. “Башнефть”тә 40 елдан артык эшләп, югары дәүләт бүләк­ләре алды. Сугыштан инвалид булып кайтуына карамастан, бар эшкә дә өлгерде. Ике кыз үстердек. Алар безнең йөзгә кызыллык китер­мәде, әйбәт укыды, ярдәмчел булды. Арытаба үз гаиләлә­рен корып, һәрберсе тормышта үз юлын тапты. Аларны тәрбияләүдә каенанам­ның да өлеше зур. 40 елга якын ул безнең терәгебез булды. Барлык йорт мәшә­катьләрен үз өстенә алды. Мо­ның өчен мин аңа чиксез рәхмәтлемен. Анатолий белән без бай дәү әни һәм дәү әти — 3 оныгыбыз һәм 6 туруныбыз бар.

— Любовь Константиновна, яшь буынга нинди киңәш-фатыйха бирер идегез?

— Кеше үзеннән соң якты истәлек калдырырга тиеш. Мин гел яхшылык эшләргә омтылдым, һәм бу — иң мөһиме. Яшьләр вакытын дөрес бүлеп, көнне нәтиҗәле уздырсын иде. Тирә-яктагыларга карата игътибарлы һәм ихтирамлы булу зарур. Шуны онытмаска кирәк, кылган яхшылыклар барыбер үзегезгә әйләнеп кайтачак!
Читайте нас: