Алар әниләрен башка беркемгә дә алыштырмаячак, әлбәттә, нинди булса, шулай яраталар: исерекме ул, усалмы, күзләре тонганмы... Һәм, башка тормышны белмәгәнлектән, еш кына әниләре язмышын кабатлыйлар.
Авылда күбрәк эчәләр, дигән фикер йөри. Чөнки эш юк. Анда халык азрак яшәвен исәпкә алсаң, аерма юк кебек. Тагын шунысы, шәһәрләрдә алкоголиклар күзгә ныграк ташлана: кайбер җәмәгать урыннары алар җыелып эчә торган җиргә әйләнде. Мәсәлән, кайчандыр балалар яратып йөргән Уфаның Якутов паркы. Ә бит XX гасыр башында ул “Айныклык паркы” дип аталган. Ә хәзер анда спиртлы эчемлекләр кулланылмаган урын юк. Ял көн-нәрендә күл буена якын килерлек түгел, ресторанда туй яисә башка тантана бара. Анда рәхәтләнеп эчәләр, чыгып бии-ләр, кычкырышалар. Ә күл буенда йөргән кешеләрне “комачауламагыз”, дип, куып җибә-рергә мөмкиннәр.
Шул тирәдә, Уфаның үзәгендә, шешә һәм төсле металл кабул итүче киосклар күбәйде. Аның хуҗасы акча урынына көнкүреш химиясе — “фанфурик”лар белән исәпләшә. Иртә белән Якутов паркы шушы шешәләр белән тулган була. Һәр эскәмиядә алкашлар, шул исәптән хатын-кызлар ята. Бу урынга тарихи статусын кайтару белән шөгыльләнүчеләр бар барын. Тик берни эшли алмыйлар, чөнки ул хәзер балаларныкы түгел, ә гадәти шәхси парк, хуҗалар нишләргә кирәк-леген үзләре хәл итә.
Паркның шушы көнгә төшүе генә кешене алкоголик ясамый, әлбәттә. Әмма аны дәвалауга да өлеш кертми. Алкоголизмнан, гомумән, тиз генә дәваланып булмый. Законнар чыгару дәрәҗәсендә ниндидер башлангычлар кирәк. Әле алкогольне кичке 11дән соң сатарга ярамый, үсмер-ләргә сатучыларга катгый җаваплылык каралган. Шулай да бездә законнар нык йомшак. Чечняда, мәсәлән, алкогольне иртән ике сәгать кенә сатып алалар.
Интернетта аноним алкоголиклар форумына кереп карасаң, анда хатын-кызларның күплегенә шаккатасың. Һәрберсе үзенең гамәлен төрлечә акларга тырыша. Мисал өчен, берсе болай язган: “Ирем инде ун ел эчә. Мин дә алкоголикка әверелә башладым бугай. Бу хәлдән тәмам гарык булдым. Улым тиздән армиягә китә, кызыма 12 яшь. Баштарак дуслар белән иртәнгә кадәр аракы эчеп утыра идек. Икенче көнгә бөтен тәнем авыртуын тоярга туры килсә дә, озакламый баш төзәтергә өйрәндем. Хәзер бик еш эчәм, чөнки бөтен нәрсәдән туйдым. Күңелем белән моның яхшыга илтмәячәген аңлыйм, тик ни дә булса эшләргә көчем юк. Балаларым өчен куркам, ярдәм итегезче миңа. Безнең авылда аракы — бер-берең белән аралашу өчен иң үтемле чара”.
- Башкортстанда эчкече хатын-кызлар саны ел саен 6-7 процентка арта.
- Алкоголик хатыннар эчүчеләрнең өчтән бер өлешен тәшкил итә.
Дәвалану-хезмәт профилакторийларын да тергезергә кирәктер, күпләрнең дәвалану өчен түләргә акчасы юк бит. Әйдә, үзләре эшләсен, үзләре дәвалансын. Элек эчкечеләр үзләренә үзләре бирелгән түгел иде, куәтле оешмалар — партком, профком, комсомол һәр кешене күзәтеп торды, эчәргә куркыныч та, оят та булгандыр. Шуңа да халык катгыйлыкка өйрәнгән. Ә туксанынчы елларда контроль йомшаргач, күпләр шешә төбенә шуышты. Түләү-сез һәм аноним дәвалау өчен средстволар табу бик мөһим: балаларга — яхшы әти-әни, ә илгә аек эшчеләр кирәк.
Чит илләрдә эчкән хатын-кызлар белән шөгыльләнүче оешмалар байтак. Эшнең мөһимлеген аңлап, аларны дәүләт финанслый һәм белгечләрне җәлеп итәргә мөмкинлек таба. Безнең республикада андый үзәкләр һәм иҗтимагый оешмалар аз. Авылларда фельдшерлык пунктларын да кыскарталар, анда алкоголикларга өлешчә булса да ярдәм итә алырлар иде. Бөтен дөнья белән тотынсак, без бу проблеманы хәл итә алырбыз кебек. Наркологлар үзләре дә дәвалауда иң мөһиме — кодка салу түгел, ә психологик ярдәм дип тора. Шуңа күрә, беренчедән, бу төркемнәрдә эшләргә теләүчеләрне өйрәтергә, икенчедән, алкоголизмнан интеккән хатыннарга мөнәсәбәтне үзгәр-тергә кирәк. Бездә бит эчкән ирне кызганалар, ә хатын-кыздан җирәнәләр. Ә изге мөнә-сәбәт могҗиза эшләргә сәләтле. Хатын-кыз юктан гына эчә башламый. Һәм аларны хәстәрлек-ле мөнәсәбәт, гаиләсенә һәм балаларына кайтару теләге белән генә коткарып була.