Русиядә “болганчык суда балык тотып калырга” теләүчеләр һәрвакыт булды. Мин соңгы атналарда карабодай ярмасына ихтыяҗның кинәт артып, сәүдәдән юкка чыгуын күз уңында тотам. Әлеге ярманы бер кешегә елына рациональ нормада куллану күләме 3,5 килограмм тәшкил итә. Димәк, ил күләмендә ул 550 мең тонна дигән сүз. Карабодай ярмасын иң күп җитештерүче Алтай краенда уңышның бер өлеше җыелмыйча кар астында калган хәлдә дә, соңгы чыганаклар буенча, аның тулай җыемы 800 мең тоннага якынлашкан. Һәрхәлдә, сәүдәдә ясалма рәвештә тудырылган ажиотажга чик куелыр.
Русия аграрийлары җәй көне игълан ителгән санкцияне чын мәгънәсендә хуплап каршы алды. Мәгълүм булуынча, Башкортстанда аграр тармакны модернизацияләү буенча программалар, республика халкын үзебезнең экологик яктан чиста продуктлар белән күбрәк тәэмин итүгә юнәлтелгән инвестпроектлар берничә ел элек үк тормышка ашырыла башлаган иде. “Без үзебезнең төп туклану продуктлары белән республика халкын тәэмин итәргә сәләтле. Безнең җитештерү тармаклары киеренке эшләми, куәтләр 60-70 процентка гына файдаланыла. Үсеш перспективасы бар. Шуңа күрә, әлеге ситуация безнең өчен, нигездә, файдалы. Без, экзотик җиләк-җимешләр, балыкларның аерым төрләреннән тыш, импорт продукциясен үзебезнекенә алыштырырга сәләтле”, — диде Президент Рөстәм Хәмитов августта үткән әлеге проблемаларга багышланган республика киңәшмәсендә.
Берничә көн элек Башкортстан сәүдә базарында импорт продукцияләрен алыштыруга бәйле проблемалар, аның ничек тормышка ашырылуы турында авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко һәм республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Рөстәм Камалетдинов журналистларга бәян иттеләр.