Ә авырлыкны, “бүрәнәнең юан башын” алар һәрвакыт халык җилкәсенә салуны өстен күрә. Әйтик, бүген безнең миллиардерларыбызны “өреп кабарткан” нефтькә хаклар икеләтә кимеде. Билгеле, моңа ияреп, күп илләрдә бензин да күзгә күренеп арзанланды. Тик бездә түгел. Бездә аның бәясе, киресенчә, көннән-көн арта гына бара. Чөнки нефтьтән югалткан табышны ничек тә кире кайтарырга кирәк. “Кара алтын”га хак төште дип кенә безнең миллиардерларыбызны миллионерга әйләндереп булмый бит инде! Ә аларны бөлгенлектән саклау юлы бер генә – халык кесәсе. Машинада йөриселәре килсә, түләрләр, янәсе! Шулай булгач, бензинга хак төшәсен көтәсе түгел инде ул.
Гомумән, бездә авырлыкны халык җилкәсенә салу күренеше еш күзәтелә. Әйтик, Бөек Ватан сугышында дүрт миллионнан артык яугирне “хәбәрсез югалганнар” исемлегенә кертәләр. Ә бит бу, башлыча, яуда башын салганнарның гаиләләрен дәүләт ярдәменнән мәхрүм итү өчен эшләнә, ул кадәр халык хәбәрсез югала алмый.
Я булмаса, сугыштан исән кайтканнарны алыйк. Логика буенча, аларның барысына да кабер ташы дәүләт исәбенә куелырга тиеш кебек. Тик дәүләтебез монда да отылмады, истәлек ташын 1993 елдан соң вафат булган яугирләргә генә бушлай кую турында карар кабул ителде. Әйтерсең, алданрак үлгәннәр үзләре гаепле! Ә бит алар сугышның иң авыр йөген күтәргән, тәнендә яраларыннан ямар җире калмаган яугирләр иде. Шуңа да хөкүмәт билгеләгән 1993 елга кадәр яши алмады алар, авыр туфраклары җиңел булсын!