+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 декабрь 2014, 21:04

“Аллаһка ышануым бик күп бәлаләрдән коткарды”

Илеш районының Түбән Череккүл авылында яшәүче Фикус Сәетов шулай ди.Илеш районының Түбән Череккүл авылында яшәүче Фикус Сәетов бик үзенчәлекле шәхес. Өздереп гармунда уйный, төрле чараларда катнаша, спорт белән актив шөгыльләнә, сәламәт тормыш алып бара, моңа өстәп, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә тырыша. Аллаһы Тәгалә аны гомере буе төрле бәла-казалардан курчалый, бик үтенеп сораган теләкләрен тормышка ашыра. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышануның кеше тормышына ни рәвешле йогынты ясавы турындагы язма гәзит укучыларны да битараф калдырмас, дип ышанам. Сүзне аның үзенә бирик.

— Балачагым бик авыр булды. Кече сеңлем Илүсә туып, кырык көн үтүгә әнием мәңгелеккә күзләрен йомды. Озак та үтмәстән, әти безгә яңа әни алып кайтты һәм, яшәү авыр — ашарга юк, дип, Илүс энем белән икебезне Октябрьскийдагы интернатка урнаштырды. Баштагы мәлләрдә интернатта торып уку бик авыр булды. Бигрәк тә ашарга җитмәү үзәкне өзде. “Их, тизрәк каникул җитсен иде дә, туйганчы ашар идек”, дип, энем белән икәүләп хыяллана идек. Каникулга кайтыр чак җитсә, үзебезне күкнең җиденче катындагыдай хис итә идек. 3нче сыйныфта укый идек булса кирәк, кышкы каникулга кайттык. Кайту белән ныклап тамакны туйдырдык, туган-тумачаларга барып та сыйландык. Каникул күз ачып йомганчы үтеп китте. Китәсе килми генә бит. Әткәй: “Әрнешкә кадәр үзем илтеп куярмын, юлга әзрәк акча да бирермен”, — дигәч кенә күңел бераз күтәрелеп киткәндәй булды. Иртән көч-хәл белән тордык та, толыпларга төренеп, ат чанасына менеп утырдык. Әткәй Әрнешкә кадәр илтеп куйды да кайтып китте, без юлны автобуста дәвам иттек. Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, Маты авылына җиткәндә автобус ватылды. “Соңга калсак, баштан сыйпамаслар”, — дип, энем белән җәяү атларга булдык. Урман ышыгыннан ике чакрымлап әйбәт кенә бардык. Кола яланга килеп чыгуга, гыйнварның салкын җиле битне чеметеп әрнетә башлады. Ул арада энем: “Абый, аякларым берни тоймый, атлый алмыйм”, — дип, кычкырып елап җибәрде. Өшемәс­лекмени, аякта бер кат оек белән киелгән кып-кысан ботинкалар бит! Интернатта синең аяк үлчәмеңне сорап тормыйлар, складта нинди ботинка бар, шуны бирәләр. Үземнең дә аякларым берни тоймый башлаган иде, тик бу хакта энемә әйтмәдем. Аны җитәкләп алып, җан-фәрманга йөгерә башладым. Күпмедер баруга энем: “Хәлем бетте, башкача йөгерә алмыйм”, — дип, җиргә капланды һәм тагын да кычкырыбрак елый башлады. Шулчак машина тавышы ишетелгәндәй булды. Карасак, йөк машинасы килә. И, шул чактагы сөенүебез! Ә ул туктамады. Моны күргәч, күзләргә ачы яшь бөртекләре тулды, энемә кушылып үземнең дә кычкырып елыйсым килде. Шулчак картыемның: “Аллаһы Тәгаләгә чын күңелеңнән ышансаң, сорый белеп сорасаң, барлык теләкләрне дә кабул кыла”, — дип әйткәне кылт итеп исемә төште. Мин җиргә тезләнеп утырып, ике кулымны күккә күтәрдем дә: “И, Аллаһы Тәгаләм, әгәр бар икәнсең, юлыбызда тагын берәр машинаны очрата күр. Анысы, туктап, безне утыртсын, берүк”, — дип ялвардым. Аллаһы Тәгалә ишетте бит теләгемне: ике чакрым ара үтүгә Катай юлыннан бер “УАЗ” машинасы килеп чыкты һәм безне Бакалыга кадәр утыртып алып барды. Алай гына да түгел, безне кызганып, авыл Советы урнашкан бинага алып керде һәм, бераз җылынуга, яңадан автовокзалга кадәр илтеп куйды.
Интернаттан соң Уфада автотранспорт техникумын тәмамладым һәм Норильск шәһәренә эшкә барып урнаштым. Берничә ел эшләгәч, авылга кайттым һәм, йомышым төшеп, Нефтекама шә­һәренә юлландым. Шуннан кайтканда минем белән тагын бер хикмәтле хәл булды. Шәһәрне чыгып, күпме­дер ара үтүгә, юлда таякка таянып басып торган бер әбине күрдем. Теге йөк машинасы шоферы энем белән безне утыртмый киткәннән соң үземә: “Үсеп җитеп, машинада йөри башласам, юлдагы бөтен кешене дә туктап утыртачакмын”, дип сүз биргән идем. Шуңа ике дә уйламыйча әби янына барып туктадым. Урыс телендә сөйләшүче әби: “Әллә күпме басып торып өшеп беттем, берсе дә туктамады”, — дип, миңа рәхмәтләрен укып кереп утырды. Унбиш чакрымлап кайтканнан соң: “Шушында төшерерсең”, — диде. Карыйм, тирә-якта кола ялан. Ә якындагы авылга керер өчен 5 чакрымлап араны җәяү атларга кирәк. Әбинең: “Дәваханәдән кайтып барышым” дигәнен искә төшереп, аны авылына кадәр илтеп куярга булдым. Берничә төенчеге бар иде, аларын да өенә кадәр күтәрешеп алып кердем. Өенә килеп керсәм, шаккаттым: диварларның барысына да иконалар эленгән! Ниндиләре генә юк! Минем күзләремне шакмакландырып шуларга карап торуымны күреп, әби: “Улым, исемеңне әйтеп калдыр әле, син чыгып китүгә, исәнлегеңне сорап, дога кылырмын. Мин әйткән иде диярсең, арытаба тормышың бик әйбәт булыр. Ул-бу була кала икән, мине исеңә төше­рерсең”, — диде.
Шул хәлдән соң икеме-өчме ел үткәч, янә туган якка кайттым. Бер көнне хатынның абыйсы Фәргать белән Туймазыга барып килергә уйладым. Карабаш авылы яныннан үткәндә тормозга кисәгрәк бастым да, текә таудан юл читенә төшеп киттем. Карга барып төртелүгә машинадан чыктым да, юл­га таба менеп киттем. Торам-торам, берсе дә туктамый бит. Аптырагач, машинама төшеп, бераз җылынып менәргә булдым. Шулчак Нефтекамадан кайтканда утырткан әбинең: “Ул-бу була калса, мине исеңә төшер”, — дигәне хәтергә килде. Әбине күз алдыма китердем дә, Фәргатькә: “Хәзер берәр машина мотлак туктаячак”, — дип, йөгерә-атлый асфальт юлга менеп киттем. Менеп җитүем булды, бер “Джип” килеп тә туктады һәм көрткә кереп чумган машинамны “ә” дигәнче тартып чыгарды.
Норильскида яшәгәндә олы юлга чыгар алдыннан Аллаһы Тәгаләнең туксан тугыз исеме язылган доганы укый идем. Бер мәл йокыдан соңрак тордым да, шул доганы укымый гына юлга чыгып киттем һәм ике көн буе батып яттым. Шуннан соң дога укымыйча беркайчан да юлга чыкканым булмады. Бу доганы мин хәтта башка милләттән булган хезмәттәшләремә дә укый идем. Минем белән бергә гел озын юлларга йөрүче бер чуваш егете эшли иде. Көн дә юлда ватылып җәфалана башлады бу. Бер ватылып кайтты, ике, өч... Бер көнне моның озын юлга җыенуын, “Тагын ватылыр микән инде?” — дип хафалануын күргәч, түзмәдем: “Андрей, әйдә әле мин синең үзеңә дә, машинаңа да дога укып карыйм, бәлки, файдасы тияр”, — дидем. Башка дин кешесе булганга күрә, ул бу тәкъдимгә теләр-теләмәс кенә ризалашты. Һәм, ни гаҗәп, шул вакыттан башлап аның юлда ватылып калганы булмады.
1998 елның 19 сентябрендә илнең иң төньяк ноктасында — Норильскида мәчет ачылды. Мин тәүге көннәрдән үк мәчеткә йөри башладым. Иң кызыгы һәм гаҗәбе шул, бу мәчеткә төрле милләт вәкилләре йөри, арада әзербайҗаннар да, урыслар да, мордвалар да, украин милләтеннән булганнар да бар иде. Шуларның берсеннән: “Син урыс милләтле, нигә Ислам диненә бастың?” — дип сорадым. “Чечняда артиллерист булып хезмәт иткән чакта әллә ничә мәртәбә мәчеткә атарга туры килде. Башкалары онытылды, ә мәчеткә атканнар беркайчан да күз алдыннан китмәде. Шуңа да, Норильскида мәчет төзелгәч, эченә кереп карарга булдым. Керүем булды, илаһи көче белән мәчет үзенә тартып та алды”, — диде. Безнең белән эшләүче Мария исемле бер украин хатыны да мәчеткә йөри башлады. Үзе артыннан тагын берничә милләттәшен ияртте. Бик күп эчкечеләрнең һәм наркоманнарның мәчеттә куна-төнә ятканнарын үз күзләрем белән күргәнем булды. Шуларның бик күпләре соңыннан хак юлга басты. Ул гына да түгел, киявем Николай Шмидский да яшьлек мәхәббәте Венерасы хакына шушы мәчеттә Ислам динен кабул итте.
Мин 27 елдан артык Норильскида яшәдем. Һәр иртәдә “Ләә иләәһә илләллааһү, Мөхәммәдүр-расуллүллаһ” дип, иман кәлимә­сен 100 тапкыр әйтеп, Аллаһы Тәгаләдән исәнлек һәм сәламәтлек сорадым, “бисмилла”ны беркайчан да телемнән төшермәдем, Аллаһы Тәгалә кануннарын үтәп яшәргә тырыштым: ел саен ураза тоттым, намазны калдырмадым. Иң кызыгы шул, иртәнге намазга будильниксыз да уяна идем.
Ә беркөнне миңа матур төш керде. Ак сакаллы карт яныма килеп колагыма нидер әйтте дә, “ярар” дигән мәлдә генә төшем өзелде. Җомга көнне мәчеткә баргач, мулладан бу төшнең нәрсә аңла­туын сорадым. “Сөен, Хызыр Ильяс кергән бит төшеңә. Ни теләсәң — шул кабул булыр”, — диде. Мин ул вакытта туган якка кайтып төпләнү турында уйлап йөри идем, “И, Аллаһы Тәгаләм, шул уемны кабул кыл, йорты да табылсын, туган яктагы тормышыбыз да уң булсын”, — дип теләдем. Аллаһка шөкер, бу теләгем дә кабул булды. Кайту белән бер дигән йорт сатып алдым, мәчеткә йөри, намаз укый башладым. Тормыш иптәшем Рәүфәнә Динмөхәммәт кызыннан да бик уңдым: ул һәр башлангычымны хуплап торды, тормышта ныклы терәк-таяныч булды. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Венера кызым да гаиләсе белән район үзәгенә кайтып төпләнде. Эльвира кызым шушында кайткач, тормышка чыкты. Бүген инде оныклар сөеп куанабыз. Күз тимәсен, бәхетем түп-тү­гә­рәк минем. Моны мин Аллаһы Тәгаләгә ыша­нып, дин кануннарын төгәл үтәп яшәү нәтиҗәсе буларак кабул итәм һәм гәзит укучыларны да үземнең үрнәккә иярергә чакырам.
Читайте нас: