+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 декабрь 2014, 21:12

Дәүләтчелекнең нигезе

12 декабрьдә илдә Русия Федерациясе Конституциясе көне билгеләнә. Мәгълүм булуынча, мөһим документ катлаулы 1993 елда кабул ителде. Нәтиҗәдә, Ватаныбызның, сынауларны үтеп, үсешкән ил буларак сакланып калуына, якты киләчәгенә нигез салынды.

1990 елда РСФСР халык депутатларының I съезды Русия Конституциясенең яңа проектын эшләү бурычы куя. Беренче проект буенча 1991 елның октябрендә V съездда фикер алышу оештырыла. Мәсьәлә нибары VII съездда гына хәл ителә. Тарихтан мәгълүм булуынча, 1993 елның 25 апрелендә ил күләмендә үткәрелгән референдумда 58 миллион 187 мең 755 ватандашыбыз катнаша. Шуларның 58,4 проценты Конституцияне кабул итү өчен тавыш бирә.
Яңа Конституция дәүләт власте органнары корылышына җитди үзгәрешләр кертте. Төп Закон Русия Федерациясе Президентын дәүләт башлыгы итеп билгели. Мөһим документның халыкара шартларга җавап бирүе төп казаныш санала. Икенче статьяга ярашлы, алгы планга коллектив, сыйныф, партия түгел, ә кеше куела. Илдә федератив дәүләт төзелеше урнаштырыла. Закон Русияне демократик федератив хокукый дәүләт итеп игълан итә. Төбәкләрнең хокуклары якланса да, хокукый өстенлекләр федераль үзәктә кала.
Президент йөкләмәсе буенча, 2013 елдан башлап илдә 12 декабрьдә көндезге унике сәгатьтән кичке сигезгә кадәр гомумрусия гражданнарны кабул итү көне оештырыла. Халык Русия Федерациясе Президентының Мәскәүдәге һәм ил төбәкләрендәге кабул итү бүлмәләренә, башка дәүләт структураларына мөрәҗәгать итә ала.
Читайте нас: