Кардәшләр вә туганнар! Күрәсезме, бер-берегезгә төбәлгән корымлы мылтыкларыгыз каршында сез үзегез, ата-бабаларыгыз, әби-аналарыгыз, гөнаһсыз балаларыгыз гына тормый? Сезнең мылтык көпшәләрегез дин Исламның йөрәгенә, намус-шәүкатенә төбәлгән. Олуг Ватаныбыз Русиядә яшәгән мөселманнар исеменнән гозерлибез — аңга килегез!
Шулай итеп, халкым биргән рухым, акылым белән үземне сезгә мөрәҗәгать итәргә хаклы дип санарга баздым.
23-24 ноябрьдә Иран Ислам җөмһүриятенең бик борынгы бер мәдәният мәркәзе булган Кум шәһәрендә мөселманнарның дөнья конгрессы үткәрелде. Бу халыкара конгресс Ислам дөньясында шөһрәтле исемнәре булган дәүләт һәм дин җитәкчеләре Аятулла Ширази һәм Аятулла Собхани тарафыннан, аларның матди вә мәгънәви көче белән оештырылган.
Мәгълүм булсын ки, ошбу конгресста 82 илдән килгән мөселман лидерлары, 850дән артык делегат катнашты. 716 фәнни-гамәли доклад тәкъдим ителде, шулардан 96 доклад чит илләрдән килгән дин галимнәренеке булды. Ошбу Исламның бүгенге халәте хакында карашларны чагылдырган чыгышлар тиз арада 8 томнан торган җыентык итеп Иран Республикасында басылып чыгачак.
Мөселманнар хәятендә гадәттән тыш куркыныч вакыйгалар башланды. Мәсәлән, Гыйракта гына узган елда 9 меңнән артык кеше һәлак ителде. Менә шуның өчен дә Иран Ислам дәүләтендә тәкфирчелеккә каршы тору өчен фәнни-гамәли дөнья конгрессы үткәрелде. Тәкфир — берәүнең сүз һәм хәрәкәтләренә таянып, икенче берәүгә көфер дип хөкем чыгару. Яки бер кешегә имансызлык нисбәт итү. Бер кешедә көферлеккә сәбәп булган эш күренсә яисә сүз ишетелсә, аны көфер дип әйтергә ашыкмаска кирәк. Бер кешенең бер эшендә яисә сүзендә 99 көфер ихтималы булып та, бер данә иман ихтималы булса, бу кешегә тәкфир итәлмәс.
Тәкфирчелекнең учагы — Сүрия мәмләкәте. Бу илдә дә 2006 елда 6 мең кеше һәлак ителде. Ислам галимнәре әйтүенчә: “Тәкфирчеләрнең бөтен эшләре дә хәрамдыр”. Чөнки кем аларның уй-фикерләрен кабул итми — шуларны үтерәләр. Тәкфирчеләр изге китабыбыз Корьән Кәримнең бер өлеше дөрес, бер өлеше дөрес түгел дип бара. Менә шушы һәлакәт инде. Тәкфирчеләр әйтүенчә, Аллаһы Тәгалә белән Аллаһының баглылыгы юк, дип үзләре теләгәнчә гамәл кылалар. Тәкфирчеләр үзләреннән башка һәр кешене көфер дип игълан итә.
Димәк, җаһилләр һәм тәкфирчеләр арасында бернинди дә аерма юк. Алар хәтта җаһилләрдән да түбәнрәк, алар изгелекне канга әйләндерә. Алар гасырлар төпкеленнән килгән Исламның мөкатдәс әманәтләрен яки изге биналарны, мавзолейларны, динебезнең бөек галимнәренең кабер-шәрифләрен җимерделәр. Хатын-кызларны коллыкка сату, алыш-биреш белән шөгыльләнәләр. Сабыйларны да, өлкәннәрне дә ерткычларча үтереп, мәетләрен коеларга тутыралар.
Ислам дәүләтендә үткәрелгән бөтен дөнья конгрессының өч максаты бар. Ислам дөньясының тәкфирчеләргә каршы булуын күрсәтү, динебезгә хакыйкый караш һәм аның якты йөзен саклау. Тәкфирчеләргә иярүче яшьләрнең юлы җәһәннәмгә илтүен аңлату. Киңәшләшү ысулы белән бу афәттән котылу юлларын эзләү.
Ислам җәмәгатебезгә шундый киңәшләр бирү таләп ителә. Тәкфирчеләрне Ислам җәмәгатенең игътибарыннан мәхрүм итәргә. Алар белән чәкәләшүдән, бәрелешүдән һәм ниндидер мөнәсәбәт итүдән ерак булу. Исламның бөтен мәзһәб һәм агымнарына хөрмәтле караш тәрбияләү.
Мәгълүм булуынча, пәйгамбәрләребез ошбу могҗизаларга ия булды: дәвалау, терелтү, кошлар һәм хайваннар белән сөйләшү сәләте, гаҗизлек яки аз гына сүз белән тирән фикерләр вә мәгънәләр әйтеп бирү. Һичбер пәйгамбәребез, шулай ук Гайса (г.c.) дa көфер түгелдер. Нәкъ Коръән Кәримдә язылганча: “Без пәйгамбәрләрнең берсен икенчесеннән аермыйбыз” (“Бәкара” сүрәсе, 285нче аять). Тәкфирчеләр пәйгамбәрләрнең ошбу могҗизаларын кабул итми, танымый. Безнең пәйгамбәребез бу дөньяга рәхмәт өчен яратылды. Аллаһ берәүләрнең башкалардан өстен булуын бәян итми.
Тәкфирчеләр, югарыда әйтелгәннәрне кабул итмичә, Исламның дәрәҗәсенә, кадер-шәрифенә зыян китерә. Яшьләребез тәкфирчеләргә каршы булырга тиеш, аларны Көнбатыш йогынтысыннан сакларга кирәк. Тәкфирчеләрнең барлыкка килүе моңа кадәр бөтен Ислам тарихында булмаган коточкыч вәхшәттер. Алар никадәр мәктәпләрне, мәчетләрне, хастаханәләрне юк итте. Без бу хәлнең барлыкка килүенең сәбәбен белергә тиеш. Без үзебезнең аң-акылыбызга таянырга тиеш.
2000 елның 11 сентябреннән соң Америка дөнья күләмендә коточкыч җинаятьләр эшләде, бигрәк тә яшьләрне таркату һәм бәрелештерү өчен. Бүгенге көндә Гыйрактагы тәкфирчеләргә каршы бөтен армия сугыш алып бара. Аларның динсезлеккә таянып эш итүе Американың ярдәм канаты белән башкарыла.
Халкыбызның авыз җәүһәрләрендә әйтелгәнчә: “Бәндәләр белмәүчелек аркасында бәрелешә”. Бер-беребезне белмәгәнебез өчен кан коелырга тиеш түгел. Бер-беребезнең үпкә-сапкасы өчен иманнарыбызны егып салмыйк. Исламиятнең киләчәге хакына тарихны утка якмыйк. Тарих янганда үткәннәр үлә — синең ерак бабаң, атаң, анаң. Ул чагында киләчәгең — синең якындагы балаң хәерле булырмы? Яшәү өчен үтереп, үтерер өчен яшәп булмый!
Мөселман дәүләтләре арасында чик бар. Кеше белән кеше арасында чик юк. Әгәр дә җир шарына сыймыйсыз икән, Раббыбызга, иманыгызга сыеныгыз. Иманлылар бер-берсенең канын коймый. Аллаһ боерды ки: “Кылган гөнаһларына күрә, алар җәзасын алачак!” (Коръән Кәрим, “Әгъраф” сүрәсе, 180нче аять).
Әлегә дөньяга килмәгән балаларыгызның йөзләренә карагыз — сезнең өчен алар ояла. Корбаннар — алар ашар икмәк түгел. Алар никадәр күбрәк булса, җан шулкадәр ач. Корбаннарга ачыккан адәми зат үз анасының карынына төкергән балага тиң ул.
Гаепне башкалардан эзләү мәгънәсез. Якты дөньяда нинди генә явызлык кылынмасын, моңа фәкать кеше генә гаепле. Мин сезнең өйләрегезгә тынычлык сорыйм!
Мөхәммәт ГАЛЛӘМ,
“Ихлас” мәчете имам-хатыйбы.