Иң элек Конгрессның матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхи әзерләгән видеохисап күрсәтелде, анда Конгресс канаты астында әзерләнүче медиа эшчәнлеге күз алдына килеп басты.
“Татмедиа” җәмгыятенең генеральный директоры киңәшчесе Римзил Вәлиев милли басмаларның укучылары санын югалтмау, татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә язылу бәясен көйләү, электрон мәгълүмат чаралары үсү-үзгәрү нәтиҗәсендә гәзит-журналларны саклап калу мәсьәләләренә кагылды.
“Безнең татар халкы ниндидер авырлык килгәндә генә үзенә көч туплап, алга адым ясый, бүгенге кризиста да без укучыларыбызны югалтмабыз. Бер-беребезгә “үләсез, яши алмыйсыз” дигән диагноз куюдан сак булыйк. Эшләребезне башкарыйк, милләткә хезмәт итик, әмма янәшәдәге үзебез кебекләрне чеметеп, тәгәрмәчләренә таяк тыгу дөрес түгел”, — диде “Ватаным Татарстан” гәзитенең баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров.
“Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдиновның чыгышын Президиум да, зал да зур игътибар белән тыңлады, берничә сорау да бирелде. “Гәзиткә ярты елга язылу хакы 1312 сум, шуның 70 процентын почта ала, — диде баш мөхәррир. — Почтаны финанслау өчен яшәгәнче дип, хәлдән чыгу юлын эзлибез. Гәзитебез өчен берничә язылу индексы булдырдык. Кемдер атнасына дүрт килгәнен, кемдер бер килгәнен ала — һәркем үзенә кирәклесен сайлый. Гәзитне пропагандалау максатыннан ай саен Уфа “Нур” татар дәүләт театрында чыгыш ясарга берәр район вәкилләрен чакырабыз. Алар үз районнарыннан чыккан сәхнә осталары белән берлектә концерт куя. Бу — “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” дип аталган зур проект. ПДФ абунәчеләребез бар, сайтта электрон киосклар булдырдык, электрон гәзит ясадык, анда онлайн телевидение эшләп килә. Бу альтернатив чаралар гәзитнең гомерен озынайту, хәлен яхшырту максатында тормышка ашырыла”.
Икенче көнне шул ук залга делегатлар пленар утырышка җыелды. Конгресс башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров бер еллык эшкә йомгак ясады. Аның чыгышының күп өлеше милли мәгариф һәм татар телен саклау проблемаларына багышланды. Аннары барлык комиссия җитәкчеләре үзләрендә элекке көнне күтәрелгән мәсьәләләр турында сөйләде.Чыгыш ясаучылар арасында Башкортстаннан икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм Йосыпов та бар иде.
Киңәйтелгән утырышта катнашучылар, чыгыш ясаучыларны тыңлап, фикер алышканнан соң, резолюция кабул итте