+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2014, 22:50

Син коррупциягә каршы көрәшәсеңме?

Прокуратураның мөһим бурычларының берсе — коррупция җинаятьләренә каршы көрәш. Быел бу хезмәт 6 меңнән артык шундый закон бозу очрагын ачыклаган, прокурорлар таләбе белән 2493 кеше — дисциплинар, 91 кеше административ җаваплылыкка тарттырылган, 71 җинаять эше кузгатылган. Әйткәндәй, күрелгән чараларга, бу җәһәттән законнарның катгыйлатылуына карамастан, коррупция җинаятьләре артуын дәвам итә. Быел аларның саны былтыргыдан 600гә күбрәк теркәлгән.

— Бигрәк тә милек һәм алынган керемен яшерү яисә алар турында дөрес булмаган мәгълүмат бирү, дәүләт хезмәтендә вазыйфа биләгән килеш эшкуарлык белән шөгыльләнү, шәхси һәм хезмәт мәнфәгатьләре арасында туган конфликтларны көйләү буенча чара күрмәү кебек закон бозулар киң таралган, — диде республика Прокура­турасының Коррупциягә каршы тору буенча законнарны гамәлгә ашыруны күзәтү бүлеге җитәкчесе Валерий Кузьмин.
Прокурор тикшерүләре нәтиҗәсендә быел “Роспотребнадзор”, “Россельхознадзор”, “Росприроднадзор”, Нарко­тиклар әйләнешен контрольдә тоту, Социаль страховкалау, Пенсия фондлары ида­рә­ләрендә, Экология һәм табигатьтән файдалану, Урман хуҗалыгы министрлыклары, Торак күзәт­челеге буенча дәүләт комитеты, урындагы үзидарә органнарында корруп­циягә каршы законнар бозылу ачыкланган. Закон тарафыннан билгеләнгән тыю һәм чикләү­ләрне, керем һәм чыгым турында мәгълүмат бирү буенча бурычларны үтәмәгән өчен прокуратура таләбе буенча 124 дәүләт һәм 586 муниципаль чиновник дисциплинар җаваплылыкка тарттырылган. Ышанычны югалту сәбәпле өч кеше эшеннән бушатылган. Елдан-ел чәчәк аткан коррупция шартларында соңгы сан аптырата. Ни өчен бик аз кеше эшеннән бушатыла? Валерий Владимирович сүзләренә ярашлы, без гомумрусия күрсәт­кечләреннән калышмыйбыз, ил буенча андыйлар — 162 кеше.

Республика хокук саклау органнары тарафыннан быел 814 коррупция җинаяте, ришвәт алуның — 174, ришвәт бирүнең 91 очрагы теркәлгән, 334 коррупционер ачыкланган, 256 җинаять эше судка җибәрелгән.

Республика хокук саклау органнары тарафыннан быел 814 коррупция җинаяте, ришвәт алуның — 174, ришвәт бирүнең 91 очрагы теркәлгән, 334 коррупционер ачыкланган, 256 җинаять эше судка җибәрелгән.
Илеш районы хакимияте башлыгы урынбасарына, Урман хуҗалыгы министрлыгының хокук һәм кадрлар сәясәте бүлеге белгеченә, Башкортстан буенча Эчке эшләр министр­лы­гының Лицензия-рөхсәт бирү ида­рәсенең элекке җитәкчесенә, Уфаның Калинин районы прокурорының элекке ярдәмчесенә, Туймазы районы буенча эчке эшләр органы бүлеге начальнигы урынбасарына карата җинаять эшләре кузгатылган һәм тикшерелә. Ә “Уфа икмәге” акционерлар җәмгыяте генеральный директоры Т. Кәбировка, “Знание” комбинаты баш инженеры О. Власовка, Авыргазы районының Тукай авылы хакимияте башлыгы М. Богдановка, Благовещен районы эчке эшләр бү­легенең элекке начальнигы А. Сә­лим­гәрәевка, Уфа районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары А. Кәбировка һәм башкаларга карата кузгатылган җинаять эшләре судка тапшырылган. Республика судлары 219 вазыйфа биләүче кешене, шул исәптән дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнарының 29 чиновнигын, 4 муни­ципаль берәмлек башлыгын, хокук саклау органнарының 17 вазыйфа биләүче кешесен коррупция җинаяте өчен хөкем иткән.
Читайте нас: