Тарихка сәяхәт
Бу төбәкне сайлау очраклы түгел иде, әлбәттә. Биләмә үзәге Кыпчак-Аскар, төбәкнең башкорт авыллары арасында килеп чыгышы, урын-җир һәм тел-сөйләш үзенчәлекләре буенча аерым урын тоту белән бергә, иң борынгы авыллар исәбенә дә керә. Әйтик, районның Дим буенда урнашкан күпчелек авыллары халкы Мең ыруы вәкилләре буларак билгеле. Кыпчак ыруының тарихы исә Алтын Урда чорындагы Дәшт-и-Кыпчакка барып тоташа. Тарихи чыганакларда исә бу уңайдан күренекле галим Вафа Әхмәдиевның сүзләре китерелә: “ Дәшт-и-Кыпчак, Хәрәзми, Кыпчак, Карагай Кыпчак – бер канлы ханнар. Карагай Кыпчактан буыннар бәйләнеше Эткенәгә илтә, аңардан — Сүрәккә, аның улы – Карабай, аңардан — Үкәш”. Димәк, кыпчаклыларның нәсел тамырлары Үзәк Азия тарафларыннан килә.
Кыпчаклар шәҗәрәсе 1426 елдан баш алса да, бу, әлбәттә, соңрак Кыпчак волостенда билгеле булган Кыпчак-Аскар авылына шушы чорда нигез салынуын аңлатмый. Тарихчы Әнвәр Әсфәндияровның Әлшәй төбәге авыллары тарихы турындагы хезмәтендә 1763 елда Кыпчак волосте Аскар авылы сотнигы Ишалим Мусинның Әби патша (Екатерина Икенче) исеменә хат-үтенеч язуда катнашуы турында әйтелә. Гомумән, архив чыганакларында Кыпчак-Аскарның нәкъ менә шушы чорда телгә алына башлавы берничә тапкыр теркәлгән. Авылның барлыкка килү датасын билгеләгәндә әлеге фактлардан чыгарга кирәктер, безнеңчә.