Чараны ачып, җыелучыларны университет ректорының социаль һәм тәрбия эше буенча урынбасары Винер Шәяхмәтов сәламләде, милләтләрне берләштерүче әлеге чараны хуплавын белдерде.
Шагыйрә, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Йомабикә Ильясова Конституция, республикада туган телләрне өйрәнү мөмкинлеге, күпмилләтле Башкортстанда халык ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерү, милли мәдәниятне үстерү, өйрәнү мөһимлеге турында сөйләде. Депутат Николай Самойленконың чыгышы халыклар дуслыгына багышланды.
— Илебездә 180ләп милләт яши. Шуларның 160ы — безнең республикада. Шуны истә тотып, без халыкларны дуслык-татулыкта яшәтү юлларын эзләргә тиеш, — диде Николай Николаевич.
Депутатлар да шигырь укыды. Мостай Кәрим шигырен Йомабикә Ильясова — башкорт, Николай Самойленко украин телендә яңгыраттылар.