+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2014, 21:53

Каскадерларың бер як читтә торсын!

Каскадерларың бер як читтә торсын!Боерыкка буйсынып туктарга тиешле машинаның, киресенчә, тизлеген арттырып, үзенең өстенә килүен күргәч, 28 яшьлек полиция хезмәткәре Алмаз Фазылҗановка берничә мизгел эчендә дөрес карар кабул итәргә кирәк иде. Кешегә пычак кадаган адәм актыгын ничек булса да туктатырга, дигән фикергә килеп, Алмаз ажгырып якынаючы машинадан читкә түгел, ә аның капотына ыргый...

Ә вакыйга болай башлана. Көннәрдән бер көнне Дүртөйле районы буенча эчке эшләр бүлегенә канга баткан ир килеп керә. Ул үзенең Благовещен районы кешесе, таксист икәнлеген сөйли. Дүртөйле районы Мәскәү авылына бер егетне утыртып алып килгән, ә пассажиры, акча түләү урынына, моңа пычак белән һөҗүм итеп, җәрәхәтләгән һәм машинасын урлап качкан. Каза күрүчегә тиешле ярдәм күрсәтелә, аннары ул дәваханәгә урнаштырыла. Ә куркыныч җинаятьчене эзләргә дежурдагы оператив төркем генә түгел, тагын биш экипаж чыга. Операциягә Бөре районы буенча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә җәлеп ителә.
Күпмедер вакыт үткәч, эзләнүче машинаның Бөре районының Чишмә авылында күзгә чалынуы турында хәбәр алына. Анда Дүртөйле районы полиция хезмәткәрләре – җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсенең өлкән хезмәткәре Алмаз Фазылҗанов һәм участок инспекторы Флүр Таһиров юл ала. Урланган машинаның якынлашуын күргәч, алар аны туктатырга уйлый. Тик руль артындагы ир тормозга түгел, газга баса, хокук сакчыларын таптатып китәргә уйлый. Тик кара нияте барып чыкмый. Полиция капитаны яшен тизлегендә машинаның капотына сикерә, аннары, җинаятьченең көтелмәгән “җайдак”ны алып ташлау өчен рульне төрле якка боргалап баруына карамастан, автомобиль өстеннән үрмәләп багажнигы янына барып җитә, арткы пыяланы вата һәм машина эченә керә. Бу вакытта автомобиль зур тизлектә трасса буйлап җилдерә! Алмаз, рульне каерып, җинаятьчене туктарга мәҗбүр итә...
— Алмаз — азсүзле, тыйнак егет. Әмма һәр эшен җиренә җиткереп башкара, куйган максатына ирешми калмый. Әллә нинди катлаулы җинаятьләрне дә ачканы бар аның. Хәлиткеч мизгелдә иң дөрес карар кабул итә белүче сирәк кешеләрдән ул, — ди Русия Эчке эшләр министрлыгының Дүртөйле районы буенча бүлеге начальнигы Радус Сәлахов. — Алмаз белән барыбыз да чиксез горурланабыз. Аны күрсәткән батырлыгы өчен бүләкләү тәкъдиме белән министрга мөрәҗәгать юлладым.
...Көн героеның исә йөзендә масаюның әсәре дә юк, кылган батырлыгы турында да ул гадәти бер хәл кебек кенә бәян итте. Ә менә җиңел булмаган һөнәренә аның мөкиббән икәнлеген шундук тоемлап була.
— Мәктәптә укыганда ук хокук саклау хезмәт­кәрләре сафына басу хакында хыяллана идем. Шуңа да юридик институтка укырга кердем, — ди Алмаз. — Кешеләргә ярдәм итә алуым, җәмгыятькә кирәклегем белән бәхетлемен.
Читайте нас: