+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2014, 21:57

Кыш бабайлы, Карсылулы балачакка ни җитә!

Кичә Уфада Башкортстан Президенты чыршысы үтте.“Кил, әкият! Кил, әкият!” дип күмәкләшеп чакыра балалар, алар белән бергәләп зур, җанлы сәгать тә, башларына кош каурыйлары кадаган индеецлар да, кеше кадәр үрмәкүч һәм башка бик күп әкият геройлары да чыршы тирәли әйләнә, җырлый, бии. Нәниләрнең тавышын ишетеп, тылсымлы кош та килеп җитә, ул балаларга сабантуй йолаларын, чәкчәк пешерергә өйрәтә. Менә барысы бергә бәйрәмне тоткарларга теләгән Үлемсез Кощейны җиңәләр дә Кыш бабай белән Карсылуны каршылыйлар, и, башлана да соң шул вакыт күңелле уеннар!

Башкалабызда Президент чыршысы быел да үзенчәлекле һәм матур итеп, шау-гөр килеп үтте. Респуб­ликабызның 37 район һәм шәһәреннән 215 бала Уфага 21 декабрьдә үк килде һәм “Салют” балалар шифаханәсенә урнаштырылды. Якындагы 26 район һәм шәһәрдән 565 бала Президент чыршысына кичә килде.
Сәхнәдә тамаша башланганчы балалар белән сөйләшеп алабыз.
— Мондый бәйрәмгә беренче тапкыр килүем, шундый күңелле! — дип шатлыгы белән уртаклашты Стәр­летамак районының Аю авылыннан килгән 7нче сыйныф укучысы Ирек Ягафәров. — Чын әкият дөньясына эләккән кебек!
— Президент чыршысына килү безнең хыялыбыз иде, — дип елмая 8нче сыйныфта укучы Дәүләкән районы кызлары Илнура Сафина һәм Мәдинә Мокъсинова.
— Без “Салют”та бер көн кундык инде, анда шундый күңелле булды! Күп яңа дуслар таптык, безнең өчен уеннар, дискотека оештырылды, — дип сөйләргә ашыкты Федоровка районыннан Илүзә Батыршина, Илгиз Абдюшев (8нче сыйныф) һәм Ангелина Морзадерова (6нчы сыйныф).
Фойеда чыршы тирәли әйләнеп, уеннар уйнагач, балалар тамаша карарга залга үтте. Республикабызның төрле төбәкләреннән җыелган күп балалы гаиләдә үсүче сабыйларны, уку алдынгыларын, төрле олимпиада-конкурсларда җиңүче укучыларны Президент исеменнән Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов сәламләде.
— Бүгенге бәйрәмнең хуҗа­лары – сез, — диде ул бала­ларга эндәшеп. – “Башкорт­стан” дәүләт концерт залына иң беренче булып тамаша карарга керүчеләр дә сез. Биредә безнең шундый күңелле очрашуларга сә­бәпләр күбрәк булсын иде. Республикабызда талантлы балалар күп, аларның һәркайсына сәләтлә­рен үстереп, шундый зур сәхнәләрдә үзләрен күрсәтүне телим, — диде Салават Тәлгать улы һәм барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, зур уңышлар, барлык теләк­ләренең тормышка ашуын теләде.
Менә, ниһаять, тылсымлы тамаша башланды, балалар әкият геройлары белән бергәләп күп маҗараларга очрады, каршылыкларны җиңде һәм, әлбәттә, яхшылыкның, изгелекнең җиңүенә иреште. Соңыннан һәммә­сенә дә Яңа ел бүләкләре – йомшак уенчык, татлы күчтәнәчләр, Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” китабы тапшырылды.
Әкият тәмам. Чыршы янында тавышлар тынды. Күп хис-кичерешләр белән өйләренә таралышкан балалар шундый матур бәйрәмне беркайчан да онытмастыр. Балачакның әкиятле булуы мөһим бит!
Читайте нас: