+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2014, 21:42

Ыжгыр кышлар безне куркытмый!

Бөре юл-төзү идарәсе — республикада әлеге тармакта беренчеләрдән булып оештырылган предприятие. Бүген анда 323 чакрымга якын юлларны хезмәтләндерәләр. Йөздән артык кешене берләштерүче тату коллектив быел 90 миллион сумлык эш башкарган, 92 мең тоннага якын төрле йөк ташыган.

Идарәнең ике асфальт-бетон заводы бар. Аларда 24,3 мең тонна сыйфатлы продукция җитештерелгән. Ел дәвамында юл-төзү техникасын яңарту, биналарны төзекләндерү буенча күләмле проектлар тормышка ашырылган.
— Коллектив кышны яхшы әзерлек белән каршылый, — ди идарә җитәкчесе Данис Шакиров. — Юлларны кардан тазарту өчен 15 берәмлек техникабыз бар. Бозлы юлда хәвефлелекне киметү максатында ике базада 5 мең тонна тозлы ком катнашмасы әзерләп куелган.
Читайте нас: