+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 декабрь 2014, 21:07

Юллар имин булсын!

Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның “Җиз кыңгырау моңнары” дип аталган шигырендә “Кая алып бара икән кышның озын юллары?” дигән сүзләр бар. Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәмзил Нуриәхмәтов җитәкләгән Бишбүләк юл ремонтлау-төзү идарәсендә кышкы юлларның кая һәм ничек алып баруын яхшы беләләр. Кышны алар җитди әзерлек белән каршылаган.

— Безнең карамактагы юлларның иң әһәмиятлесе, әлбәттә, Уфага илтүче юл, — ди Рәмзил Габделхәй улы. Моннан тыш, Бәләбәй, Приют, Миякә, Каменка, Хомутовка юнәлешлә­рендәге юлларны хезмәтлән­дерәбез. Барлыгы 472 чакрым. Һәр юнәлештә диярлек аерым бригада эшли. Кар-буранлы көннәрдә юл тазарту эшен иртәнге сәгать дүрттән баш­лыйбыз.
Яңа елны Бишбүләк юлчылары яхшы күрсәткечләр белән каршылый. Ел дәвамында 154 миллион сумлык юл төзү һәм ремонтлау эшләре башкарыл­ган. Җәйге чорда 15 чакрым арага асфальт түшәлгән. Алдагы елга тагын да зуррак бурычлар куелган. Иң элек, әлбәттә, кышны имин үткәрү. Балаларны йөртеп укыту юлчыларның җаваплылыгын бермә-бер арттыра. 22 мәктәп автобусының көн саен имин йөреп кайтуын юл идарәсе белән бергә район Советының төзелеш һәм гадәт­тән тыш хәлләр комиссиясен дә җи­тәкләүче Рәмзил Нуриәх­мәтов шәхси контрольдә тота. Өч берәмлек махсус техникасы булган оператив бригада тәүлек әйләнәсенә кизү тора. Кышкы юлларның иминлеге өчен кирәк булган барлык чаралар вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарыла.
Читайте нас: