+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 декабрь 2014, 23:43

“Әзмәвердәй ир зур каршылык күрсәтте”

Участок инспекторы Азат Гайфуллин каракны “кайнар эзләр” буенча тоткарлый.Русия Эчке эшләр министрлыгының Иглин бүлеге полиция капитаны Азат Гайфуллин 2006 елдан алып участок инспекторы булып эшли. Аның карамагында җиде меңнән артык кеше яшәүче биш авыл биләмәсе. Өстәвенә, территория аша “М5” федераль трассасы үтә.

– Участок инспекторыннан уңдык! – ди Ауструм авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Татьяна Самонова. – Биләмәдә ун авыл, дүрт бакчачылар ширкәте бар. Җәйге чорда халык саны ике тапкыр арта. Янәшәдәге федераль трасса да мәшәкать өсти. Азат Фаяз улы шушындый хәл-шартларда да сынатмый һәм үз бурычын җиренә җиткереп башкара. Соңгы елларда территориядә теркәлгән җинаятьләр кимүе шул хакта сөйли. Ул халык ышанычын яулады. Шуңа күрә аны, барыннан да бигрәк, кеше буларак хөрмәт итәләр.
Азат Гайфуллин һөнәрен йөрәк кушуы буенча сайлаган. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәктәбен тәмамлап, Иглин районы Эчке эшләр бүлегендә эшли башлый. Гадәттә, участок инспекторы үз карамагындагы территориядә кылынган җинаять урынына беренче булып килеп җитә. Бу хакта сүз чыккач, әңгәмәдәшем шундый бер вакыйга сөйләде.
– Бер авылда төнен кибеткә төшкәннәр, – диде ул. – Район эчке эшләр бүлегенә хәбәр иттем дә вакыйга урынына ашыктым. Карак ерак китеп өлгермәгән иде. Аны тоту өчен күп көч салырга туры килде. Әзмәвердәй ир зур каршылык күрсәтте. Шулай да максатыма ирештем. Районнан ярдәм килүгә, җинаятьченең кулларына богау кидергән идем инде. Бу адымымны батырлыкка санамыйм, бары тик хезмәт бурычымны гына үтәдем. Участок инспекторы үз карамагындагы территориядә яшәүче халыкны якларга һәм сакларга бурычлы. Шул чакта гына халык аңа ышаначак һәм җинаятьчелек чигенәчәк.
Имин булмаган гаиләләр буенча рейд үткәргәннән соң, участок инспекторы Ауструм авылыннан 50 чакрымдагы Олы Карамалыга юл тотты. Биредә шәхси кулдагы коралның саклану шартлары белән танышты. Эш көне дәвам итте. Азат Фаяз улы Түбән Ләмәзе, Манагора авылларында булды. Район үзәгенә барып, көн дәвамында башкарылган эше турында җитәкчелеккә хәбәр итте. Шуннан соң гына өенә, зарыгып көткән гаиләсе янына ашыкты.
Хәвефсез һәм имин тормыш – участок инспекторының максаты. Күренүенчә, Гайфуллин бу максатка ирешә алган.
Читайте нас: