+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 декабрь 2014, 22:00

Ат дулады, Кәҗә сынармы?

Иҗтимагый-сәяси вакыйгалар тетрәндерде дә, берләштерде дә.2014 ел яшәешебезгә карт алаша шикелле салмак кына килеп керсә дә, яз һәм җәй айларында чын мәгънәсендә сусыл яшел үләнле яланга чыккан тыеп тоткысыз тай рәвешен алды.

Тәүдә ул холкын Украина җирлеген-дә күрсәтсә, соңрак хәл-вакыйгалар Кырым Республикасына күчте. Нәтиҗә-дә, Русия Атның тарту көчен һәм бер-никадәр тәкәбберлеген эшкә җигеп, Кырымны үз составына кайтарып алды. Дөрес, Кырым халкы тәү чиратта үзе, референдум нәтиҗәләре күрсәтүенчә, шундый карарга килде. Әмма АКШ һәм аерым Европа дәүләтләре моны бөтен-ләй башкача аңлады булса кирәк. Һәр-хәлдә нәкъ Украинадагы һәм Кырымдагы хәл-вакыйгалардан соң алар безгә карата санкцияләр кабул итте. Янәсе, бездән башка яшәп карагыз әле, Русиягә аерым төр товарларны кертүне чиклибез. Әмма безнең Атларның моңа һич кенә дә исе китмәде. Банан-хөрмәләре-гез үзегезгә булсын, солыдан Ходай аермасын дигәндәй, ил күләмендә үзебездәге җитештерү тармагын үстерү юнәлешендә колачлы эшчәнлек җәел-дерелде. Һәм, чыннан да, быел Русия халкын гына түгел, күрше-күләнне дә туйдырырлык уңыш үстереп алуга ирешелде. Хәер, югарыда телгә алынган банан-хөрмә кебек ризыклар да кибет киштәләреннән өзелмәде. Аерма шунда гына: аларны безгә хәзер санкцияләрдә катнашмаган дәүләтләр китерә, бер үк вакытта ил җитәкчелеге үзебездәге плантацияләрне тергезү мәсьәләсенә дә йөз белән борылды.
Шулай да Русия җитәкчелеге АКШка һәм аның әшнәләренә хәлне төзәтергә вакыт биреп карады. Алары аңламагач, дулаган Америка Атына тәмам ачуы чыккан безнең Атның да түземлек касәсе тулды, булса кирәк. Төгәл өч айдан соң Русия җитәкчелеге дә үзенә аяк чалган дәүләтләргә карата санкцияләр кабул итте.
Менә шуннан соң бөтен мәрәкә башланды да инде. Ничәмә еллар дәва-мында тотрыклылык саклап килгәннән соң, көтмәгәндә доллар һәм еврога карата сумның бәясе кискен төшә башлады. Декабрь урталарына ул рекордлы күрсәткечкә җитеп, евроның бәясе 100 сумга җитте. Аңлашыла, бу аерым бер дәүләт җитәкчелегенең мәкерле планына ярашлы, ясалма рәвештә эшләнде. Әмма без дә төшеп калганнардан түгел. Ил җитәкчелеге соңгы атналарда күргән аерым чаралар евроны да, долларны да берникадәр “урынына утыртты”. Һәрхәл-дә әлеге чорда аларның бәясе 50-60 сум дәрәҗәсендә кала.
Доллар һәм евроның бәясе кискен күтәрелгән хәл-шартларда Русияне тез-ләндерергә теләүче дәүләтләр дөнья базарында нефтькә хакны мөмкин кадәр төшерү хәстәре дә күрде. Янәсе, чимал сатуга нигезләнгән Русия икътисады, әйдә, әлеге хәл-шартларда яшәп һәм үсешеп карасын. Әмма бу мәкерле план да барып чыкмады. Мондый янау илдә үз производствоны үстерүгә генә этәргеч бирде. Аннары, дөнья базарында нефть-кә бәяне ясалма рәвештә төшереп тоту да озакка бармас кебек. Ничек кенә дисәк тә, кара алтынның төп запаслары безнең ил территориясендә тупланган. Ягъни, иртәме-соңмы, дөнья дәүләт-ләренә, хәтта дус булмаганнарына да Русия нефтенә йөз белән борылырга туры киләчәк, дияргә кирәк.
Гомумән, санкцияләр халыкара бәй-ләнешләрне үстерүдә яңа башлангычларга юл ачты. Атап әйткәндә, Көнбатыш бездән йөз чөергән хәл-шартларда Көнчыгыш дәүләтләре белән бәйләнешләрне үстерүгә юнәлеш алын-ды. Бу җәһәттән 2015 елның июлендә Уфада үтәчәк Шанхай хезмәттәшлек оешмасы дәүләтләре башлыкларының саммиты һәм БРИКС илләре хөкүмәт җитәкчеләренең очрашуы әлеге стратегияне тормышка ашыруда дөньякүләм әһәмияткә ия вакыйга буларак билгелә-нәчәк. Чөнки дөньяда арытаба хәлләр торышы күп мәсьәләләрдә нәкъ әлеге саммитлар вакытында, ягъни Уфа җир-легендә билгеләнәчәк.
Әйткәндәй, Русия Шанхай хезмәт-тәшлек оешмасына рәислек итә башлады да инде. Әлегә кадәр саммитларга әзерлек кысаларында ил күләмендә берничә дистә мөһим чара үтсә, Яңа ел башыннан вакыйгалар тагын да колачлырак үсеш алачак. Бу җәһәттән ил Президенты Владимир Путин ШОС һәм БРИКС саммитларының төп чаралары Уфада үтүен сызык өстенә алып, Башкортстан җирлегендә аның иң югары әзерлек дәрәҗәсендә үткәреләчәгенә зур ышаныч белдерде. Ил җитәкчелегенең һәм Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның ай саен диярлек очрашып, сөйләшеп торулары да, тәү чиратта, шуның белән бәйле. Менә әле Яңа ел алдыннан да Владимир Путин Мәскәүдә Рөстәм Хәмитовны кабул итеп, очрашуда төп темаларның берсе булып алда торган саммитларга әзерлек мәсьәлә-ләре каралды. Үз чиратында федераль үзәк белән төбәк арасында шушы рә-вешле мөнәсәбәтләрнең үсешүе, иң җаваплы мәсьәләләрдә ил җитәкче-легенең безгә таянуы, дәүләт эчендә һәм халыкара даирәдә Башкортстан позици-яләренең ныгуы турында да сөйли. Ә бу инде икътисади үсеш өчен төп нигез булып тора.
Гомумән, узып баручы Ат елында Башкортстан җитәкчелеге янә бер тапкыр төбәктә властьның чын-чыннан нәтиҗәле булуын һәм ул үткәргән дәүләт сәясәте халыкта зур хуплау табуын раслады. Моңа беренче дәлил — 2015 елда ШОС һәм БРИКС саммитлары үтүгә бәйле, Рөстәм Хәмитовның Башкортстан Президенты сайлауларын вакытыннан алда оештыру үтенече белән ил җи-тәкчелегенә мөрәҗәгать итүе булса, икенчесе — гомум халык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча ул электоратның 82 процент хуплавын алды. Ягъни ил җитәкчелеге дә, Башкортстан халкы да, Рөстәм Зәки улына зур ышаныч күрсә-теп, моннан дүрт ел элек ул җәелдергән стратегияне шушы рәвешле арытаба да нәтиҗәле дәвам итәргә үз фатыйхасын бирде. Һәм әлеге бурычларның шактый өлешен тормышка ашыру, күренүенчә, Кәҗә елына туры киләчәк.
Бу җәһәттән Кәҗә безгә карата мәрхәмәтле булырмы, сынамасмы? Монысы, беренче чиратта, үзебезгә бәйле. Әгәр Яңа елның тәүге көннәреннән үк җиң сызганып эшкә җигеләбез, тарткалашмыйбыз, сөзешмибез икән, Кәҗә дә мотлак сөте, мае, каймагы, йоны һәм башкасы белән мулдан сөендерер, киреләнмәс тә, җәберләмәс тә дияргә кирәк. Һәрхәлдә барысын да яхшыга юрыйк. Чөнки бер яхшылык һәрвакыт үз янәшәсенә икенчесен тарта. Хәерле, уңышлы, бәхетле еллар килсен!
Читайте нас: