+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 декабрь 2014, 21:42

Бәхет-сәгадәт – шәригатьтә

Дин — ул бу дөньядагы иң изге сыйфатларны сугаручы илаһи бер чишмә.

Аллаһы Тәгалә Үз динен аерым бер кешенең яки гаиләнең яисә аерым бер җәмгыятьнең тормышын төзәтү өчен генә түгел, бәлки, барлык халык­ларның юлын яктыртучы нур итеп, аларны караңгылыктан яктылыкка чыгару өчен җибәргән.
Аллаһ кушканнарны үтәгәндә кешенең тормышы, әлбәттә, искиткеч матур булачак. Ләкин моңа ирешер өчен, Исламның якты сурәте тасвирланган хакыйкый мөселман тәрбия­ләргә кирәк.
Хакыйкый мөселман, күңел халәте нинди булуга карамастан, Аллаһы Тәгалә һәм Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең кушкан барлык әмерләренә тулысынча буйсынып яши. Димәк, хакыйкый мөселман тормышын Аллаһының җитәкчелегеннән һәм Рәсүле Мөхәммәд галәйһиссәләмнең юлыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.
Һәр нәрсәне бар иткән һәм безне гүзәл сурәттә яралтып, акыл нигъмәтен биргән мәрхәмәтле Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән иман китерегез, Аның боерыкларын җиренә җиткереп башкарырга тырышыгыз. Аңа гыйбадәт кылыгыз. Гыйбадәт кылу көне буе намаз уку, ураза тоту яки, бөтен эшләрне бер якка куеп, мәчетләрдә яту түгел, бәлки Аллаһы Тәгалә боерган бурычларны өстән төшерү, кешеләр белән күркәм мөгамәләдә, рәхим-шәфкатьле һәм гөнаһ эшләрдән сакланудыр.
Рәсүлебез Мө­хәммәд га­ләй­һиссә­ләм китергән Ислам шәригатен үз белдегегез белән бер хәреф тә арттырмагыз һәм бер хәрефен дә киметмәгез, бәхет-сәгадәт шәригатьтәдер, моны һәрвакыт хәтерегездә тотыгыз. Кү­ңелегезне алдау, көнчелек, ачу, золым кебек начар нәрсәләрдән пакьләгез.

Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан
Читайте нас: