Бу көнне республиканың Почет грамотасына лаек булучы 19 кешенең тугызы “Башкортстан электр челтәрләре” компаниясе хезмәткәрләре иде. Гомумән, бүләкләнүчеләр арасында гади эшчеләр: энергетиклар, төзүчеләр, водительләр, авыл хуҗалыгы эшчәннәре күп булды.
Шулай ук, табиблар, артистлар, журналистлар да читтә калмады. Уфа шәһәренең 46нчы поликлиникасы баш табибы урынбасары, бу көнне “Башкортстан Республикасының атказанган табибы” исеменә ия булучы Рәис Галимов — гомеренең 39 елын медицинага багышлаган кеше. Профсоюзларның “Действие” гәзите хәбәрчесе Гөлшат Курамшина белән “Башкортостан кызы” журналының иҗтимагый-сәяси тормыш, социаль мәсьәләләр һәм гаилә бүлеге мөхәррире Альмира Кирәева Яңа елдан “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” дигән мәртәбәле исемне йөртәчәк.
— Бүген иртән телевизордан Рөстәм Хәмитовның Русия Президенты Владимир Путин белән очрашуын карап горурлык хисе кичердем. Ул ил башлыгына республикада башкарылган эшләр, уңышлар турында сөйләде. Бу уңышларда профсоюзларның да өлеше бардыр дип уйлыйм, шушы миңа киләчәктә эшемне тагын да яхшырак башкарырга этәргеч бирә, — диде Гөлшат Гыйлемдар кызы.
Альмира Кирәева матбугатта 28 ел хезмәт сала, ә Яңавыл районы Мәдәният һәм сәнгать йорты режиссеры Венера Фәррахова яраткан эшенә 34 ел гомерен багышлаган. Ул “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булды.