— Ел дәвамында безнең министрлык быел көченә керәсе “Гражданнарны социаль хезмәтләндерү турында” Федераль законны гамәлгә ашыруга әзерләнде. Бу законга ярашлы, социаль хезмәтләндерүгә дәүләтнеке булмаган оешмалар һәм шәхси малтабарлар да җәлеп ителәчәк. Моннан тыш, хезмәтләндерелүче кеше кемнән ярдәм аласын үзе сайлаячак. Ягъни социаль хезмәтләндерү системасы җитди үзгәрәчәк. Узган елда без бу проектны Стәрлетамак шәһәрендә, Стәрлетамак, Благовар һәм Бүздәк районнарында гамәлгә ашыра башладык та инде. Социаль яклауның урындагы органнары үзгәреш кичерде. Алар урынына 18 филиал һәм Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең 51 бүлеге пәйда булды. Быел безнең министрлык структурасыннан Гражданнарны реабилитация чаралары һәм шифаханә-курорт путевкалары белән тәэмин итү үзәге алыначак һәм Социаль страховкалау фондына күчереләчәк, — диде министр.
Ул үткән елның яңалыгы — социаль контрактка да тукталды. Бу — дәүләт ярдәменең яңа төре, ул аз тәэмин ителгән гражданнарга адреслы “старт капиталы” ярдәмендә матди хәлләрен үзаллы үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк. Аны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 52 миллион сум бүленгән, аларга республиканың илледән артык кешесе үз эшен ача алган һәм мең ярым кеше шәхси хуҗалыгын киңәйткән. Әлеге программа халык арасында уңыш казана һәм киләсе елда да дәвам итәчәк.
Тагын бер яңалык: 1 октябрьдән минималь хезмәт хакы 6900 сумга күтәрелде. Бу федераль дәрәҗәдәгедән 15,6 процентка күбрәк.
Социаль яклау турында сүзен дәвам итеп, Ленара Хәким кызы инвалид бала караган өчен аерым пособиеләр кертүне билгеләде. Әлегә кадәр пособие күләме баланың хәленә бәйле булмады һәм аена 532,5 сум тәшкил итте. 1 июльдән авыр чирлеләр, ятып кына торучы балаларны караучылар 1000 сум ала башлады. Бу да күп түгел, ләкин аз гына булса да алга адым дияргә кирәк. Моннан тыш, 1 гыйнвардан тугыз яисә аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә “ГАЗель” автомобиле урынына 600 мең сум акча биреләчәк.
Былтыр Уфада “Балалар өчен берләшик” Бөтенрусия форум-күргәзмәсен үткәрү дә зур вакыйга булды. Сентябрьдә республика башкаласына Русиянең 61 төбәгеннән 500дән артык белгеч җыелды.
— Үткән елда без коммерциягә карамаган оешмаларның беренче республика форумын үткәрдек. Грантлар бүлүгә ике конкурс үтте. 30 миллион сум 52 оешма арасында бүленде, — диде министр.
Әлеге министрлык гадәттән тыш хәлләр булганда беренчеләрдән булып ярдәм күрсәтергә ашыга. Август ахырында республиканың төньяк-көн-батышында давыл булгач, Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Нефтекама филиалы хезмәткәрләре тәүге көннәрдә үк зыян күрүчеләргә әхлакый һәм акчалата ярдәм күрсәтте. Әлеге вакытка аларга 40 миллион сумнан артык акча түләнгән.
Украинадагы хәлләр — Русия белән Башкортстан өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен фаҗига. Узган ел башыннан республика Украинадан мәҗбүри күчеп килүче 6,5 мең кешене кабул итте. Аларны вакытлыча урнаштыру өчен 91 пункт оештырылды, анда 3500 кеше сыену тапты. Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән 2300 кешенең 1700е эш белән тәэмин ителгән. Мәҗбүри күчеп килүчеләргә республика бюджетыннан 3 миллион 800 мең сум акча бүленгән.
Тантаналы чара министрлык хезмәткәрләренә ведомство бүләкләре, министрлык эшчәнлеген актив яктырткан журналистларга Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды. Соңгылары арасында “Кызыл таң” гәзите дә булу безнең өчен икеләтә куаныч.
1 гыйнвардан балалы гаиләләр, шул исәптән бала туганда бер тапкыр, балага 1,5 яшь тулганчы аны карау өчен ай саен бирелүче пособие төрләре индексланды. Федераль бюджетка ярашлы, аларның күләме 5,5 процентка артты.
Бала тугач бер тапкыр бирелүче пособие күләме 1 гыйнвардан 14,5 мең сумга кадәр күтәрелде. Мотлак социаль страховкалауга карамаган гражданнар өчен баланы 1,5 яшькә кадәр караган өчен ай саен бирелүче пособие күләме беренче балага — 2,7 мең сум, икенче һәм аннан соңгы балага 5,4 мең сум булачак.
2015 елда, шулай ук, социаль страховкалау кысаларында түләнелүче пособие күләмен арттыру планлаштырыла. Йөклелек чоры һәм бала тудыру буенча пособие күләме быел тулы ай өчен 49,7 мең сум тәшкил итәчәк. Ул пособие эшләүче хатын-кызларга бала туганчы 70 көн алдан һәм соңыннан 70 көн түләнә.
Страховкаланган гражданның уртача эш хакыннан 40 процент күләмендә түләнелүче балага 1,5 яшь тулганчы аны карау буенча ай саен бирелүче пособие 19,9 мең сумга кадәр артачак.
Моннан тыш, ана капиталы күләме артты. 1 гыйнвардан ул 453026 сум тәшкил итәчәк, узган ел белән чагыштырганда бу 23,6 мең сумга күбрәк. Ана капиталын файдалану юнәлешләре шул ук: гаиләнең торак шартларын яхшырту, белем бирү учреждениеләрендә балаларны укыту һәм карау-тоту, әни кешенең пенсиясен арттыру.