Хәер, үзе дә гомере буе, кояш кебек, эшчән булды. Кояш белән бергә уянды, ул офык артына кереп югалгач кына йокларга ятты. Аллаһка шөкер, гомере тынгысыз хезмәттә үтте.
Миңнезадә төсле җепләрдән урындык япмасы бәйләп утырганда әнә шулар хакында уйланды. Уйлары узган гасыр башына таба алып китте.
1915 елның 13 гыйнварында Илеш районы Ишкар авылында Гыйззелбанат Раян кызы һәм Гали Вәли улы Галиевлар гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килгән ул. Бәләкәй чагында курчаклы уйнарга яратуы, аларга күлмәкләр тегеп кидерүе, аның бу шөгылен күреп, әти-әнисенең: “Кулың тегүгә ятып тора, булдырасың бит, кызым”, — дип еш кына үсендереп җибәрүләре хәтерендә уелып калган. 1922 елда 1нче сыйныфка укырга төшкән мизгелен дә яхшы хәтерли әле ул. Хәтерләү генә түгел, аның белән бергә мәктәп ишеген ачып кергән 43 баланың барысының да (хәтта күршедәге Сәеткул авылыннан килгәннәрнең дә) исемнәренә кадәр белә. Мәктәптә бик яхшы укыды ул. Аеруча җыр дәресләрен көтеп алды. Наирә апасы үзе дә дәрес башлануга: “Миңнезадә, син башлап җырла!” — дип әйтә торган булды. Укытучы әйткәнгә каршы килеп буламыни? Чишмә челтерәвен хәтерләткән йомшак тавышы белән җырлый башласа, хәтта тәртипсез малайлар да шым гына утыра иде.