Мин өлкән яшьтәмен инде. Сугыш һәм аннан соңгы иң авыр 1944-47 елларда биш чакрым ераклыктагы Иске Кормаш авылыннан көн дә жәяү йөреп, Кушнаренко педучилищесында укыдым. Аннары Яңавыл районының Эткенә авылына башлангыч сыйныф укытучысы итеп тәгаенләделәр.
Авылда укытучы — балалар белән эшләүче генә түгел, хатын-кызлар һәм яшүсмерләрдән торган “эшче көчен” бригадир ярдәмчесе булып эшкә чакыручы да, агитатор буларак партия оешмасы секретаре Тәскирә белән бергәләп рухландыручы да, үгез-сыерлар җигеп тырматылган җирне үлчәп, иң зур күрсәткечкә ирешүчеләрне дәртләндереп, “җиңүче” үгезнең камытына кызыл вымпел беркетүче дә иде…
Авыл халкының итәгатьлелеге, укытучы кызга ихтирамы, шул авыр елларда да күңел төшенкелегенә бирелмичә, киләчәккә өмет белән карап, кулыннан килгәнне дә, килмәгәнне дә булдырырга тырышуы җанда якты истәлек булып саклана…
Тәгаенләнгән урында өч ел эшләргә тиеш булсам да, район мәгариф бүлеге мөдире Зарипов абый минем укырга китү теләгемә каршы килмәде.
Бөредәге укытучылар институтына кердем. “Өчле” билгесе алсаң, стипендия бирелмәве турында белгәч, шөбһәгә калдым. Укый алырмынмы икән, стипендия алмасам, миңа ярдәм итүче юк бит. әнием мин җиденче сыйныфта укыганда ук үлде, әтиебез хезмәт армиясеннән авыруга сабышып кайтып егылды, өйдә кечкенә биш туганым… “Кызым, укырга керә алгансың икән, укы, тырыш, ярдәм кирәксә, сыерны сатып булса да тырыштырырбыз”, — дип күңелне юатты әтием.
Хакимияттәгеләр дә, әти-әниләр дә киләчәктә белемле кешеләр кирәклеген аңлаганнар бит!
Беренче семестрны гел “бишле”гә тәмамладым, укып беткәнче рәсемем Почет тактасыннан төшмәде.
Институтны тәмамлагач, туган районым Кушнаренкога кайтып, Рәсмәкәй сигезьеллык, Иске Тукмаклы урта мәктәпләрендә, 1963 елда Кушнаренкода интернат-мәктәп ачылгач, шунда татар теле һәм әдәбияты укыттым, читтән торып БДУның филология факультетын тәмамладым. Күңелдәге иң матур, иң кадерле сүзләрне балаларга туган телдә аңлатуым белән бәхетле булдым.
Сугыш һәм аннан соңгы елларда укучыларда патриотлык хисе тәрбияләү бик көчле иде. Әдәбият дәресләрендә яу кырында ятып калган фронтовик язучылар Фатих Кәрим, Гадел Кутуй язмышы фашист тоткынлыгына ташласа да, антына тугры калган Муса Җәлил шигырьләрен укып, укучыларның рухын тәрбияли идек.
70нче елларда туган тел укытуга игътибар зур булды. Республика күләмендә “Алдынгы тәҗрибә мәктәбе” эшли иде. Уфада республика һәм төбәк фәнни-гамәли конференцияләре оештырылып, анда туган тел һәм әдәбият укытучылары үз тәҗрибәсенә таянып язылган докладларын укый, ә тыңларга район мәктәпләреннән тел-әдәбият укытучылары чакырыла иде.
Шундый конференцияләрнең берсендә мин “әдәбият дәресләрендә әхлак тәрбиясе” дигән темага доклад сөйләдем. Бишбүләк районы Ает мәктәбеннән Хәтирә Гыйззәтуллина “Фатих Кәрим иҗатында патриотизм” дигән темага чыгыш ясап, аңа багышланган музей оештыру хыялы белән уртаклашкан иде…
Мондый конференцияләрдә мәгариф министры Фатыйма апа Мостафина үзе катнаша, доклад сөйләүчеләргә үз кулы белән Мактау грамоталары тапшыра иде.
1974 елның июнендә миңа Әлмәт шәһәрендә татар теле укытучыларының квалификациясен күтәрү курсларында катнашу бәхете тиде, Ает мәктәбе укытучысы Хәтирә Гыйззәтуллина белән якыннан аралашырга насыйп булды. Шундагы күмәк фото да сакланган.
Минем өчен “Аеттагы куанычлар”ның иң нык куандырганы — “Кәрим укулары” булды дисәм, бер дә арттыру түгел. “Замана балалары китап укымый” дип зарланган чорда Ает мәктәбе коллективы бик мөһим тәрбияви башлангыч белән чыккан. “Кәрим укулары” башта мәктәп эчендә генә оештырылса, аннан районга, республикага җәелдерелеп, аңа Татарстан мәктәпләре дә килеп кушылган. әнә бит, шигырь сөйләү ярышына йөзгә якын бала килгән. Алары да “иң-иңнәре” генә бит әле…
Мин үзем туган телемне, әдәбиятымны яратып эшләдем. Дәрес аңлатканда шигырьләрне яттан сөйли идем. Шуңадырмы, укучыларым да шигырьләрне теләп ятлый иде.
Укучылар турында сүз чыккач, тагын бер куанычлы хәл турында әйтми калалмыйм. Башкортстанда узган “Без Мәҗит Гафурины укыйбыз” дигән халыкара әдәби конкурста минем элекке укучым Нәзирә Сәхәпова “Мәҗит Гафури поэзиясе”, “әдәби-нәфис уку” номинациясендә Гран-прига лаек булды. Шигърият белән мавыгуының башы турында ул: “Сүз сәнгатенең серләрен миңа туган тел укытучысы Әминә апа Мусина төшендерде”, — дип җавап биргән. Эшчәнлеге белән әдәбияттан ерак, үзе әйтмешли, тимер-томыр арасында, складта эшләгән Нәзирәнең 370 конкурсант арасыннан балкып күтәрелүе, кайбер чын артистлар шигырьләрне китаптан карап укыган бер вакытта гаҗәп түгелмени?!
“Капкадан чыккач та синең туган телеңнең кирәге юк” дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде миңа заманында. Андыйларга: “Капканың эчке ягы да бар бит әле. Шул “эчке якта” балаларның, оныкларның күңеленә нинди тел белән йогынты ясыйсың соң? Туган тел матурлыгын тоярга өйрәтми торып, халкыңның җыр-моңнарына мәхәббәт тәрбияләү, гореф-гадәтләрен үзләштерү йөрәгеңә якын туган тел ярдәмендә башкарылмыймыни?” — дип җавап бирә идем.
Мин “Кызыл таң” гәзитен гомерем буе алдырдым, әле 85 яшемдә дә аерылганым юк. Ул минем сердәшем дә, киңәшчем дә, кайчак нәфрәттәшем дә булгандыр. Тик беркайчан да бәйләнешкә кергәнем булмады. Менә беренче тапкыр үземнең тәэссоратларым, фикерләрем белән уртаклашасым килде.
Хатымны йомгаклап, шагыйрьнең кызы Ләйләнең киләчәктә дә “Кәрим укулары”ның уртасында кадерле кунак, туган тел сагында торучы укытучыларга рухи юлдаш булуын, буыннар бәйләнешенең тагын да ныгуын, үлемсез шагыйрьнең ялкынлы рухы, күңелдән күңелгә күчеп яшәвен дәвам итүен телим.
Әминә Мусина,
педагогик хезмәт ветераны.