+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар 2015, 22:33

Ватан геройлары янәшәдә яши

Балтач районының Габдулла Галиев-Батырша исемендәге Югары Карыш урта мәктәбе авылыбызга ямь биреп тора. Ә анда үткән һәр чара авылыбыз һәм авылдашлар тормышында зур роль уйный.

Шулай булырга тиеш тә, чөнки мәктәптә шушы авылда яшәүчеләрнең балалары, оныклары белем ала. Аларда ата-бабаларының, туган җир­ләренең тарихы белән кызыксыну, горурлык хисләре тәрбияләү — мәгариф учреж­дениесе эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе.
Мәктәп тормышы тәрбияви чаралар белән гөрләп тора. Төрле акцияләрдә катнашу да традициягә әверелде. Күптән түгел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Ватан геройлары көне” Бөтенрусия акциясенә кушылып, өлкән буын вәкилләре белән очрашу оештырылды. Унберенче сыйныф укучылары Бибиәсма Әхкәмова белән очрашты. Ул —авылыбызда ихтирамга лаек кешеләрнең берсе, тыл ветераны. Бибиәсма апаның ире Бәләгытдин Бөек Ватан сугышында катнашкан. Укучылар Бибиәсма әбинең сугыш елларында кичергән авырлыклар турында сөйләвен тын да алмый тыңлады. Сугыштан соңгы еллар да җиңел бул­маган. Бибиәсма һәм Бә­ләгытдин Әхкәмовлар ун­җиде ел комбайнда эшләгән.
Бибиәсма әби тырыш хезмәте өчен бирелгән Мактау грамоталарын күрсәтте. Гаилә архивында сакланган фотоларны да балалар кызыксынып карады. Сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте. Укучылар да тыл ветеранына кунакка буш кул белән килмәде, алар аңа сувенирлар бүләк итте.
Шундый чараларны оештыру укучыларга авылның, илнең тарихы, ата-бабаларның батырлыклары турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә.

Флүзә ГАТИЯТУЛЛИНА,
Югары Карыш урта мәктәбе укытучысы.
Читайте нас: