+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2015, 21:33

Янә сугыш, янә корбаннар...

Украинада тынычлык урнашуга нәрсә комачаулый?Ярты ел чамасы дәвам иткән чагыштырмача тынычлыктан соң, Украина янә канкоеш ноктасына әверелде. 19 гыйнварда Киевның хәрби көчләре Донецк өлкәсе шәһәрләрен 37 тапкыр утка тотты. Рәсми мәгълүматларга караганда, дүрт кешенең гомере өзелде, янә дә 20се тән җәрәхәтләре алды. Моңа кадәр Горловка торак пунктын утка тоту нәтиҗәсендә утыздан артык кеше һәлак булган иде.

Украинаның әлеге адымына үз-үзен игълан иткән Донецк Халык Республикасы башлыгы Александр Захарченко кискен белдерү белән чыгыш ясады.
— Украина тынычлык режимын берьяклы бозды. Соңгы тәүлекләрдә Донецк һәм аңа якын территорияләр кичергән авыр артиллерия һөҗүмен әлеге конфликт барышында күргәнебез булмаган иде. Әмма без дә кул кушырып утырмаячакбыз. Бездән җавап булачак. Без кул куйган килешүләрне һәрвакыт үтәп килдек. Максатыбыз — республиканың хәвефсезлеген тәэмин итү һәм без аны яклаячакбыз, — диде ул.
Мәгълүм булуынча, Украинаның көнчыгышында хәл гыйнвар уртасында Донецк аэропортында булган хәрби бәрелешләрдән соң кискенләште. Яклар стратегик әһәмияткә ия объектка тулы контроль урнаштырылу турында кат-кат белдерсә дә, ахыр чиктә барысы да чираттагы хәрби бәрелеш белән тәмамланды. Донецк аэропортының ополчение кулында калуы белән баштан ук килешмәгән Украина җитәкчелеге ахыр чиктә барлык килешүләрне бозу юлын сайлады.
Читайте нас: