Яшәү, хезмәт шартларында да җитешсезлекләр җитәрлек. Кышын, күп кенә биналарда җылылык җитешми. Бигрәк тә бу мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булса аяныч, балалар еш кына үзләре җылыну чарасын таба алмый, бу шартларга туры килерлек киенми. Хезмәт урыннарында да суык офислар, кабинетлар эшчәнлек нәтиҗәләренә кире йогынты ясый. Шулай ук, завод цехларының артык тавышлы булуы да кеше өчен зарарлы. Бу хакта һәрберебезнең “Роспотребнадзор” оешмасына гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокукыбыз бар. Республикада аның 12 филиалы урнашкан.
“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча бүлекчәсе җитәкчесе Евгений Степанов сүзләренә караганда, былтыр республикада 46 тонна азык куллануга яраксыз дип табылган. Һәр кешегә уртача 500 грамм продукциядән генә бүлгәндә дә, 100 мең кешене бәла урап үткән дигән сүз. Шулай ук 118 кеше, хезмәт урынында сәламәтлегенә зыян килеп, дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Барлык очракта да “Роспотребнадзор” хезмәткәрләре чара күргән. Аларның күрсәтмәләре үз вакытында үтәлергә тиеш. Ләкин һәр очрак өчен ул төрлечә билгеләнә. Әйтик, турамалар өчен такта шул ук көнне тәртипкә китерелергә тиеш булса, мәгариф учреждениесендә җылы бирү системасын тәртипкә китерү берничә айга сузылырга мөмкин. Шунысы бар, җитешсезлек төзәтелергә тиешле вакыт чиксез түгел, ул узу белән яңа тикшерү башлана.
23 гыйнвардан мондый тикшерүләр хуҗаларны кисәтүсез дә башкарылачак. Узган елда алар 6 меңнән артып киткән, 43 сәүдә ноктасы эшчәнлеге туктатылган. Быел шундый тикшерүләр 77гә җиткән, 54 оешмага кисәтү ясалган. Аларны кабат тикшерү максатында “Роспотребнадзор” хезмәткәрләре үзләрен кызыксындырган оешма ишеген теләсә кайсы вакытта шакый ала. Әлегә кадәр тикшерү турында 24 сәгать элек мәгълүм булырга тиеш иде, быелдан бу мотлак түгел.
– Бу чаралар кемгәдер махсус басым ясау түгел, бары тик хәвефле хәлне кисәтү максатында гына башкарыла, – ди Евгений Степанов. – Гомумән, республикада санитария-эпидемиология хәле зарланырлык түгел. Бу хакта хәбәрдар буларак, мин суны да икеләнмичә краннан эчәм.