+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 гыйнвар 2015, 21:41

Яраларын өреп бәйләрмен...

Йөрәк астында бала йөрткәндә һәр хатын-кыз, Ходайга ялварып, аның дүрт саны төгәл булуын тели. Беренче тапкыр кулга алганда сабыйның бармакларын санап чыгу, үзен әйләндереп-әйләндереп карауларны кем генә хәтерләми икән? Кызымны тапканда бер палатада яткан беренче баласын тудырган 19 яшьлек Рәмзияне хәтерлим. Улының кул һәм аяк бармаклары исән түгел иде. Бу хакта иренә шалтыратып әйтүен, аның алдында акланырга тырышуын, бөгелеп төшеп елауларын онытасым юк. Статистика мәгълүматларына караганда, авыру бала тапкан аналарның 80 проценты аны ялгызы үстерә. Бу очракта гаиләсен ташлап китмәгән ирләргә сокланып карый башладык, әйтерсең лә зур батырлык ясаган...

Уфа шәһәрендә яшәүче Гыйрфановлар гаиләсендә кыз янына малай туасын белеп чиксез шатланалар, Гөлфия белән Зиннур икесе дә дин юлындагы кешеләр, нәсел дәвам итәрлек иманлы балалар хакында хыяллана. Булачак әни йөкле вакытта артык авырлык кичермәсә дә, бала 8 айдан авыру булып туа. 2030 грамм авырлыктагы, 47 сантиметрлык сабыйны шунда ук реанимациягә салалар, ясалма сулыш алдыру һәм башка чаралар белән гомерен саклап калалар. Бер яшькә кадәр ул алты тапкыр дәваханәдә ятып чыга. Табиблар терелер дип өметләндерә, әмма Исмәгыйльгә бер яшь тулганда коточкыч диагноз яңгырый – катлаулы төрдәге церебраль паралич, спастик тетрапарез... Әни кеше беравык югалып кала, ә әтисе табибларга ышанмый. “Моның булуы мөмкин түгел!” дип, балага инвалидлык юллаудан баш тарта. Әмма тора-бара мәсьәләнең никадәр җитди булуы ачыклана һәм инвалидлык юллау буенча барлык чаралар да күрелә.
Гаилә тулай торак бүлмәсендә яши. Әмма, авыру балага уңай шартлар булмаганлыктан, алар фатирга күчкән. Ире тапкан гына җитмәгәч, Гөлфия үзе дә эшләргә мәҗбүр, дәваханәдә шәфкать туташы булып хезмәт сала. Әмма нинди генә матди кыенлыклар, башка каршылыклар булмасын, алар Исмәгыйльне савыктыру уе белән яна – башкаладагы бер дәваханә, реабилитация үзәге калмый, бетмәс массаж, уколлар. Ике тапкыр Евпаториядә шифалы ләм белән дәваланалар, Мәскәүдә, Кытайда булалар. Һәрберсенең дә ниндидер файдасы бар, әмма бик кечкенә – бала һаман начар йөри, сөйләшә, утыра алмый, сул кулы хәрәкәтләнми. Әмма аның бик савыгасы килә! Җыр тыңларга, мультфильм карарга ярата, берәрсе җитәкләп йөртүгә шатланып риза була, гомумән, ул бик изге күңелле, шат малай. Бала чагыннан ук туктаусыз уколлардан тишкәләнеп бетсә дә, ихтыяр көче сынмаган аның. Ул үзенең бердәнбер нәсел дәвамчысы икәнен белгәндәй, яшәргә тырыша.
Күптән түгел Исмәгыйль Америкада дәваланып кайткан. Ни могҗиза – ниһаять ул савыга башлаган! Әмма аңа тулысынча терелергә иртә әле. Алар тагын океан артына барырга әзерләнә. Ләкин дәвалау курсы арзан түгел – якынча 5 мең доллар. Шуңа да Гыйрфановлар мәрхәмәтле кешеләр ярдәменә ышана. Илдәге хәйрия фондлары аларга кирәкле дәвалау үзәкләрен тәкъдим итә алмый, шуңа да акчаны гаилә үзе эзләргә мәҗбүр. Ярдәм итәсе иде аларга! Кемнең күпме кулыннан килә. Шундый изге исемле сабыйга булган ярдәмебез гамәл дәфтәренә язылыр да, үзебезгә изгелек булып кайтыр иде.

Авыру бала туган гаиләләрнең хәлен башкалар күз алдына китерә ала микән? Бу хакта белгән тәүге көн – иң авырыдыр, мөгаен. Ишелеп төшкән авыр кайгыны кем ничек күтәрә – башта ышанмыйлар, соңрак тиз ярдәм эзләп бәргәләнә башлыйлар, кемнедер гаепләүләр, агрессия, өметсезлек... Бу халәт елларга сузылырга мөмкин. Үзеңне гаепләү, баланың киләчәге, нәселнең дәвамы булырына шик, ниһаять, үлем якынлыгы аяктан ега. Шуларны узгач кына мәсьәләне ничек бар, шулай кабул итү, инвалидлык алу һәм дәвалану башланадыр мөгаен. Еш кына бу чорга инде авыру көчәйгән, ата-ана депрессия сазлыгына баткан, гаилә таркалуга барып җиткән булырга да мөмкин. Алар бу хәлдән никадәр тизрәк чыгып, чир турында күбрәк белеп, дәвалану юлларын сайлый һәм хәрәкәт итә башлый, психологик климат та шул тизлектә яхшы якка үзгәрә.
Һәр бала үзенә игътибар таләп итә, чирле бала – берничә тапкыр күбрәк. Башта чиргә каршы көрәшеп, баланы тормышка яраклы итеп тәрбияләүгә вакыт калмаска мөмкин. Ләкин бу да мәсьәләнең бик мөһим ягы. Сабый киләчәктә үз-үзен хезмәтләндерергә, булган халәтеннән тартынмаска тиеш. Моның өчен күбрәк аралашырга, үрнәк алырлык шәхесләр белән танышырга кирәк. Ата-ана үз баласын нинди хәлдә дә ярата, ул да моны сизеп тора, хәтта телдән җавап бирә алмаганда да, күзләре, елмаюы белән сиздереп тора. Өлкәннәргә рух ныклыгы, күңел бөтенлеген генә саклап калырга кирәк. Бу җиңел түгел. Әмма мөмкин! Бу җәһәттән психологлар ярдәме бик урынлы. Башкалада гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү буенча ышаныч телефоны эшли. 273-09-00 саннарын җыеп, кызыксындырган сорауларга җавап табарга була.
Җәмгыятьтә инвалид балаларга караш төрлечә. Русия Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ольга Голодец бер чыгышында “Без инвалид балаларга ярдәмгә тырышып-тырышып акча җыябыз. Бу хакта игъланнар белән телевидение-радио каналлары, гәзит-журнал битләре тулган. Шул ук вакытта, югары технологияле ярдәм чаралары дәүләттән бушлай күрсәтелә. Ни өчен бу бала­ларның сурәтләре гәзит битләрендә, ни өчен үзләре дәваханәдә түгел?” дигән иде. Моны ишеткән ата-аналар, аның электрон адресын табып, ни өчен матди ярдәм эзләргә мәҗбүр булулары турында хатлар юллады. Ил буйлап таралган бер акциягә әверелде ул хатлар. Бәлки шуның нәтиҗәсе булгандыр, нәкъ шул чорда илдә 18 яшькә кадәр инвалид бала тәрбияләгән, яки беренче төркемгә караган инвалид баласы булган гаиләләргә социаль түләүләр 4,5 тапкыр артты һәм 5,5 мең сумга җитте. Социаль пенсияләр дә артты. Бүгенге икътисади шартларда алар яңадан карауны сорый, әлбәттә. Әмма таякның авыр башы ата-ана җилкәсендә кала. Нинди хәлдә дә баласын ташламаган, аның савыгуына булмаса да, тормышта үз урынын табуына өметләнеп, моның өчен җан атып яшәгән кардәшләребезгә без дә игътибарлырак булсак иде.


Кечкенә Исмәгыйльгә ярдәм кирәк! Аның язмышы – безнең дә кулларда.
№ счета в Сбербанке: 42307 810 1 0600 1932121
№ карты Сбербанка: 63900206 9030399628
Получатель: Герфанова Гульфия Галихановна
Читайте нас: