+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 февраль 2015, 21:32

Кәфенлегеңнән дә колак кагарсың...

Үзе рәхәт, үзе кыен заманада яшибез. Моны беркем дә инкарь итмәс. Ашыйм дисәң ашарга, киям дисәң кияргә бар. Йомышка йөрүләр күптән бетте, шунлыктан күрше-тирә белән дә бик сирәк күрешергә туры килә. Суыткычларыбыз шыплап тутырылган, анда күгәрчен сөтен генә табып булмый... Тик кешедә җан тынычлыгы гына юк, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек дигән матур сыйфатлар югала бара. Адәм баласы рәнҗеш, каргыш төшүдән дә курыкмый — төрле юллар белән талау, алдаулар хакында бик күп гыйбрәтле хәлләргә очрыйбыз.. Андыйлар белән дөнья тулы.

Шулай беркөнне “Аргументы и факты” гәзитен карап утырган Мәхмүтнең күзе иң арттагы битенә төште. Анда бик эре хәрефләр белән Мәскәүдә җиденче ел дәвам иткән 333нче юбилей акциясе үтәчәге ћәм катнашкан ке­шеләр арасында җиңеп чыгучы бердәнбер кешегә 3 миллион сум акча тапшырылачагы турында әйтелгән. Ә акциядә катнашу өчен кулыңа каләм, кәгазь алып, туган елларга, көннәргә дүрт урынлы санны кушарга кирәк икән. 3 миллион килеп чыкса, шул җиңәчәк ћәм 3 миллион сумга ия булачак, өстәвенә шунда ук шалтыратып хәбәр итәргә номерлары язылган. Мәхмүт карт, бәлки минеке туры килер дип, кызык итеп кенә исәпләп карарга булды. Чынлап та, нәкъ 3 миллион саны килеп чыкмасынмы?! Хатыны Гөлбануны ярдәмгә чакырды. Тегесе исә кул гына селтәде. Тоттырдылар ди сиңа 3 миллионны, анда­гыларның башлары эшлә­мимени?
Тизрәк телефо­ннан но­мерларын җыеп әйтергә кирәк. Акчаны Мәс­кәүдән барып кына аласы кала. Мәхмүт карт шал­тыратып үзе һәм кайда яшәве хакында сөйләп бирде. Аңа бер атнадан хәбәр көтәргә куштылар.
Атна үтүгә түземсезлек белән көткән хат килде. Каршы чыгыйм дип кенә торганда, хат ташучының нишләптер өй­ләренә үк кереп килүен күрде карт.
— Почта тартмасына сыймаганга үзегезгә кертеп бирергә булдым әле хатны, дип бабайның кулына тот­тыргач, тизрәк чыгып китү ягын карады ул.
Калын конверт тышына чыпчык башы кадәрле хә­рефләр белән “Специальное отправление. Важное сооб­щение” дигән язуны укыгач, ипләп кенә конвертны ачты. Анда “ Вы стали ПОБЕДИТЕЛЕМ АКЦИИ! И теперь можете получить 3 000 000 рублей...” дип язылган. 2014 елның 31 октябрендә Мәскәүдә тапшы­рылачак икән. Дистәгә якын аллы-гөлле, чуклап язылган кәгазьләрнең иң соңгысын кулына алды. Җиңүче буларак, кимендә 1 мең сумлык Мегги Молл товарларын почта аша алдырырга кирәклеге турында язу янына каталогы да җи­бәрелгән иде. Монысы нигә инде, мондый әйберләр үзе­безнең сәүдә нокталарында да тулып ята. Өстәвенә, табак-савыт юа торган щетка үзлә­рендәге “Все по 39 рублей” дигән товарлар бүлегендә дә бар. Берничә көн элек кенә карчыгы Гөлбану алып кайткан иде. Ә боларда нәкъ шул щетка 299 сум тора!
Пенсия килгәч тә 1 мең сумлык кына заказ җибәрергә кирәк, дип уйлады карт.
Читайте нас: