+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 февраль 2015, 21:23

Кешене эш яшәтә

Фәнүзә һәм Гыйльфан Латыйповлар Дүртөйле районының Түбән Аташ авылында гомер итә. Гыйльфан Фатыйх улына — 85, Фәнүзә Шәйхулла кызына 83 яшь. Тик алар бүген дә, олыгайдык, көч-дәрман бетте дип зарланмый, гөрләтеп дөнья көтә, ихата тутырып мал асрый.

— Моңа кадәр гел ике сыер асрадык, сөтлекәебезнең берсен бетерүгә әле өч кенә ел, — ди Фәнүзә апа. — Танабыз, сарыкларыбыз, ике дистәгә якын тавыгыбыз бар. Көзен утыз казыбызны, зур өмә ясап, эш иттек.
— Балалар: “Әти-әни, мал тотып җәфаланмагыз, сыерыгызны да бетерик”, — дип күптән әйтә инде. Без исә, авылда яшәп, мал-туар, кош-корт асрамауны күз алдына да китерә алмыйбыз, — дип сүзгә кушыла Гыйльфан абый. — Гомумән, кешене эш яшәтә дип уйлыйм мин.
Бу Фәнүзә һәм Гыйльфан Латыйповларның тормыш девизы. Алар гомер буе җиң сызганып эшләгән.
— 15 яшем тулгач, миңа, ышаныч күрсәтеп, тугыз сыер тапшырдылар. Шулай итеп, савучы һөнәрен үзләштердем. Бераз остаргач, төркемемдәге малкайлар санын унтугызга җиткерделәр. Ул заманда хәзерге җайланмалар төшкә дә керми, кул белән сава идек.
Җәен иртәнге дүртенче яртыда йокыдан торып, ихатадагы ике сыерны савып, эшләрне бераз караштырып, бишенче яртыда җәйләүгә кузгалам. Дүрт чакрым араны көненә ике тапкыр җәяү үтә идем. Бүген яшьләргә боларны күз алдына да китерү читендер, ә безнең буынны авырлыклар сындыра алмады, киресенчә, чыныктырды гына, — дип сөйли хатирәләргә бирелеп Фәнүзә Шәйхулла кызы.
Тугызынчы дистәне куганда, уллары белән ярышып, җәен чалгы белән печән чабучы, икесе дә бердәй төз буй-сынлы, җитез хәрәкәтле Фәнүзә апа белән Гыйльфан абыйга карасаң, әлеге сүзләрдә хаклык барлыгына ышанмый мөмкин түгел.
Печән чабу дигәннән, хәзер алар, чалгы күтәреп болынга бармаса да була, әлбәттә: төпчек уллары Айдар әлеге эшне башкару өчен махсус трактор да алган, тик Фәнүзә апа белән Гыйльфан абый, үзләре әйтмешли, шундый күңелле хезмәт бәйрәменнән читтә кала буламы соң!
Тиздән аларның бергә тормыш коруларына 60 ел тула. Болай озак вакыт тигезлектә гомер итү бәхете һәркемгә дә елмаймый, әлбәттә.
Латыйповларның дүрт улы да кечкенәдән кул арасына кереп, хезмәт тәрбиясе алып үсә. Һәркайсы алдынгы комбайнчы булган әтиләре янында башлангыч сыйныфларда укыганда ук эшли башлый. Латый­повлар гаилә эки­пажының һәрвакыт югары күрсәт­кечләргә ирешеп эш­ләвенең дәлиле – Фәнүзә апа кадерләп саклаган бихисап мактау кәгазьләре.
— Төпчегебез Айдар ике яшеннән әтисенә ияреп комбайнга утырып йөрде, кабинадан тартып та алып булмый иде үзен, хәтта, шунда йоклап та китә иде, — дип елмая Фәнүзә Шәйхулла кызы.
Латыйповларның дүрт улы да, тормышта үз урынын табып, гаилә корып, балалар үстерә. Айдар, әтисе эшен дәвам итә, туган авылында нигез корган. Бер елны да исеме басу батырлары исемлегеннән төшеп калганы юк.
— Бала-чага эшләп, икмәкнең тир түгеп табылуын белеп үсәргә тиеш, шул вакытта гына бәхетеңне үз кулларың белән төзергә кирәклегенә төшенә алар. Шөкер, балаларыбыз эш урыннарында да, гаиләләрендә дә үрнәкле, — дип сөенә Фәнүзә апа һәм Гыйльфан абый.
Читайте нас: